Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:32

Заир Смедляев: "Кырымтатар Байрагы көнен кулыбыздан килгәнчә үткәрик"


Бакчасарайда "Хыдырлез" бәйрәме көнендә җәелгән кырымтатар байрагы. 3 май, 2016

Бакчасарайда "Хыдырлез" бәйрәме көнендә җәелгән кырымтатар байрагы. 3 май, 2016

26 июнь – Кырымтатар Байрагы көне. Кырымтатар Корылтае Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Заир Смедляев кырымтатарларны Байрак көненә багышланган чараларга чакыра.

Кырымтатар Корылтае Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Заир Смедляев Русия аннексияләгән Кырымдагы кырымтатарларны 26 июнь – Кырымтатар Байрагы көнен үзләренә булдыра алганча үткәрергә чакыра. Аның фикеренчә, быел Кырымның Русия контролендәге хакимияте бу көнне тиешенчә үткәрергә мөмкинлек бирмәячәк.

"Кырымда хакимиятләр безнең байракны түбәнсетү, халкыбызны кимсетү һәм үзебезгә күп халык катнашында чара үткәрү мөмкинлеге бирмәячәген аңлыйм, шуңа күрә булдыра алганча эш итәчәкбез!", дип язды Смедляев Фейсбукта.

"Әлегә вакыт бар, шуңа күрә флешмобларда һәм бәйгеләрдә катнашыгыз. Балаларны безнең байрак янында фотога төшерегез, үзегез авыл һәм калаларда аларның атамалары тарихи үзебезчә язылган билгеләр янында фотога төшегез! Үз әләмен кулында горур тоткан халыкның киләчәге бар!", ди Смедляев.

Кырымтатарларның милли Байрагы көне уңаеннан Киевта һәм Украинаның Херсон өлкәләрендә төрле чаралар уза. Рәсем бәйгеләре, автойөреш һәм митинглар үткәреләчәк.

Байрак көнен оештыру комитеты 2015 елда төзелде. Берничә ел рәттән Байрак көне үткәрелеп килә. 1991 елның 26-27 июнендә Акмәчеттә кырымтатар халкының беренче корылтае узганга 26 июнь байрак көне итеп билгеләнде.

XS
SM
MD
LG