Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Думасы Росгвардия вәкаләтләрен киңәйтә


Владимир Путин эчке гаскәрләр башлыгы Виктор Золотов белән Кремльдә, 5 апрель, 2016 ел
Владимир Путин эчке гаскәрләр башлыгы Виктор Золотов белән Кремльдә, 5 апрель, 2016 ел

Русия Думасы Росгвардия (Национальная гвардия) кануны өлгесенә икенче укылышта үзгәрешләр кертеп, бу хәрби берләшмәнең вәкаләтләрен киңәйтте.

Русия Думасы Росгвардия (Национальная гвардия) кануны өлгесенә икенче укылышта үзгәрешләр кертте.

Канун кабул ителә калганда, Росгвардия төрмәләрдәге түнтәрешләрне бастыра, күп кеше җыелган җирдә корал куллана һәм сак оешмаларын тикшерә алачак.

Русия президенты Владимир Путин тәкъдиме белән Думага кертелгән канун өлгесенең беренчел вариантында Росгвардия хәрбиләре корал, физик көч, бронемашиналар, махсус җиһазлар куллана ала дип язылган иде. Аннан да кала, кешеләрне өч сәгатькә кадәр тоткарларга, җинаятьчеләрне тоткарлау һәм кешеләрне коткару өчен өйләргә үтеп керә ала дип тә язылды.

Элгәре өлгедә әгәр очраклы кешеләр зыян күрердәй булса күп кеше булган җирдә корал куллану тыела дип язылган иде. Депутатлар террор гамәле вакытында, тотыкларны азат иткәндә, Росгвардия тарафыннан сакланган торак урыннарына һәм хәрби шәһәрчекләрдәге әһәмияткә ия дәүләт корылмаларына, махсус йөкләргә, коммуникация челтәренә бер төркем кешеләр тарафыннан, йә булмаса кораллы һөҗүм булганда, аны кире кайтару өчен корал куллану мөмкинлеген кертте.

Икенче укылышта депутатлар әлеге канун өлгесенә Росгвардиягә төрмәләрдәге түнтәрешләрне бастыру вәкаләтен дә өстәде.

Милли гвардия төзелүне игълан итеп, аның җитәкчелегенә НКВДны данлаучы Виктор Золотовны куйганнан соң, президент Владимир Путин әлеге структурага корал куллану хокукы бирүче канун өлгесен 6 апрельдә Думага тапшырды.

XS
SM
MD
LG