Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда өлкәннәрне гаиләләренә алганнарга хөкүмәттән түләп тору програмы әзерләнә


"Өлкәннәрне үзләренә алган гаилә" дип аталган програм өлгесендә гаиләләргә ай саен 4 меңнән 8 меңгә кадәр түләү каралган.

2017 елдан Татарстан хөкүмәте үзләрен карый алмаган өлкәннәрне гаиләләренә алганнарга акча түли башларга мөмкин, дип яза kazanfirst.ru.

Хатын-кызлар 55 яшьтән, ә ир-атлар 60 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш дип белдерелә. Инвалид булмаган һәм өченче группа инвалидларны алганнарга 4000, икенче группадагыларга 6000, беренче группадагылар өчен 8000 сум акчалар ай саен түләнеп торачак.

"Өлкәннәрне үзләренә алган гаилә" дип аталган бу програм өлгесендә милек мәсьәләләре дә язылган. Ике як та риза булган вакытта гына гаилә өлкәнне үзенә ала алачак. Алучы да, гаиләгә килгән өлкән кеше дә теге йә бу якның милкенә дәгъва белдерә алмый. Пенсионер кеременең кимендә 25 проценты үзендә калырга тиеш дип белдерелә.

XS
SM
MD
LG