Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:18

Мари Иле кырымтатарлары бүгенге Кырым турында ни уйлый?


Депортация вакытында сигез меңләп кырымтатар Мари Илендәге хезмәт лагерьларына китерелгән. Кемдер өйләрен сатып иртәгә үк Кырымга китәргә хыяллана. Башкалары "бүгенге Кырымга" кайтырга җыенмый. Милли байрак көне алдыннан Азатлык Волжскида булып кайтты.

26 июнь кырымтатарларның милли байрак көне билгеләнә. Быел оештыручылар Кырымда "узган елгы ачы тәҗрибәне искә алып" урам җыеннары өчен рөхсәт сорамады. Мари Илендә яшәүче берничә дистә кырымтатар гаиләсе өчен бөтен бу бәйрәмнәр читтән уза. Аларның өйләрендә милли тамга - байрак та күренми. Олыгайган көннәрендә аларның күбесе Кырымга кайтырга өмет итеп яши.

Джеппар Аблязов

Джеппар Аблязов

Бу көннәрдә Азатлык хәбәрчеләре Волжски шәһәрендә яшәүче Джеппар Аблязов өендә булып кайтты. Күп кенә кырымтатар кебек үк аның гаиләсен дә Икенче дөнья сугышы елларында Кырымнан депортацияләгәннәр. Үзе ул бу елларны белми, сугыштан соң туган. Әмма аның бертуганнары кечкенә булсалар да, бу вакытларны яхшы хәтерли. Джеппар әфәнденең бертуган апасы Усние Кемалова сөрген безнең тормышта мәңгелек эз калдырды ди.

"Депортация вакытында без Тула өлкәсенә эләктек. Анда 6нчы шахтада яшәдек. Ул вакытта ук инде безгә караш үзгә иде. Кибеттә әйбер булмаган заманада, милиция хезмәткәрләреннән качып йөрүләребез әле дә истә. Балалар безгә еш кына куылган дип бармак төртә иде. Мондый мөнәсәбәт әле дә бар. Минем бакча күршесе “Каян килдегез, шунда китегез, Кырымга барыгыз, Кырымга”, дип мыскыллый мине”, ди ул.

Усние Кемалова

Усние Кемалова

Татар, урыс, мари, чуаш арасында яшәү начар булмаса да, күңел барыбер туган якка тарта, ди Усние ханым.

“Кырымда безнең йорт исән әле. Бүген анда дүрт гаилә тора. Хакимияткә барган идем, йортны кире сорап, “Сез Русиядә яшисез, ә монда Украина, бернишләп булмый,” дип җавап кайтардылар. Бәлки хәзер Кырым Русиягә кушылгач хәл үзгәргәндер, бу араларда барган юк. Мин бүген үк Кырымга китергә әзер, гомерем буе шунда торган сыман хис итәм үземне. Мари Илендә марилар яшәсен, мин Кырымнан һәм шунда яшәргә тиеш”, ди ул.

Усние апа Волжски шәһәренә килен булып төшкән. Аның ире Нури әфәнде Кырымнан Урта Азиягә депортацияләнгән. Бу елларны ул болай искә ала.

“Безне вагонга төяделәр дә алып киттеләр. Кая барганыбызны да белмәдек. Безнең арада, олыларның “безне Урал елгасына батырырга алып баралар ахыры” дигән сүзләрен ишеттек. Берничә көн бардык. Ташкентка алып килеп бер кырга чыгарып бастырдылар да, төрле авылларга бүлә башладылар. Без биш бертуган бала Урта Азиядә балалар йортына эләктек. 1946 елда безне әти табып Волжски шәһәренә алып килде. Шуннан бирле монда торабыз”, диде ул.

Нури Кемалов

Нури Кемалов

Нури Кемалов хатыны кебек Кырымга ашкына. Әмма анда акчасыз китеп булмый ди ул.

“Бу йортны сатуга куйдык инде. Бүген сатылса иртәгә үк Кырымга китәр идек. Безнең анда туганнар күп. Алар да Русиядәге өйләрен сатып туган якка китте. Мин монда килгәндә бала идем, әмма шул вакытта да мине сатлыкҗан дип мыскылладылар. Шуңа да җан туган якка тарта”, ди ул.

Нури абыйлардан берничә йорт аша гына торган, шулай ук депортацияләнгән адашы Нури Бәйрәмов Кырымны шулай ук нык сагына. Әмма бүгенге кырымтатарлар безне үз итми ди.

“Без былтыр гына минем туган йортымда булдык. Бүген ул алабута арасына ташландык хәлдә. Без бит реабилитацияләнгән кешеләр. Кырым Русиягә кушылгач бездә өмет уянды. Миңа 80 яшемдә, билгеле, ул җимерек йорт кирәкми. Миңа Кырымнан бер бүлмәле фатир бирсеннәр иде. Рәхәтләнеп шунда китеп торыр идем. Әмма андагы кырымтатарлар бүген элекке кебек түгел, безне чит-ят күрә, үзләре янына китерәселәре килми. “Без ничә еллар монда яшәү өчен азапландык, ә сез җиңел генә монда күчеп килмәкче буласыз” дип әйтәләр безгә. Хакимият исә, өем-өем документ җыярга куша", ди Нури әфәнде.

Нури Бәйрәмов

Нури Бәйрәмов

Бәйрәмовлар гаиләсе кирәкле документларны җыеп прокуратурага тапшырган. Анда аларны Кырымга җибәрдек дигәннәр. Менә инде бер елга якын вакыт узган, документлар әле дә Кырымга барып җитмәгән. "Шулай алдалап йөртәләр безне”, ди Нури әфәнде. Үзе ул Волжскидагы халык турында начар сүз әйтми.

“Минем урыс, мари, чуаш, Казан татарларына рәхмәт әйтәсем килә. Алар бер кайчан да безне кире какмады, ким күрмәде, авыр сүз әйтмәде. Без бик тату яшәдек. Кырым кирәк булса, күптән китәсе иде инде, ләкин мина хәзерге Кырым кирәкми”, ди Нури Бәйрәмов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG