Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зәки Зәйнуллин татар зыялыларына кырыс бәя биреп китап чыгарган


82 яшьлек Зәки Зәйнуллин татар зыялыларына бәя биреп китап чыгарган
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:57 0:00

82 яшьлек Зәки Зәйнуллин татар зыялыларына бәя биреп китап чыгарган

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Зәки Зәйнуллин “Кеме генә юк татарның?” дигән яңа китап бастырган. Ул аны быелгы язучылар корылтаена туры китереп чыгарган. “Бу - яңа китап. Мондый темалы китапның бер җирдә дә чыкканы юк”, диде автор Азатлык радиосына.

Язучы Зәки Зәйнуллинның үзенчәлекле китабы чыгуы турында ишетүгә, без аның белән очрашып сөйләшергә булдык. Чөнки китап турында беренче ишетеп, эчтәлеге белән күпмедер ​таныш кешеләр, “Кеме генә юк татарның?” сенсацияле, шау-шулы басма булачагын җиткерде. Безне автор Казан үзәгендә, Татар бистәсендәге йорты ишек алдында каршы алды.

“Бу - яңа китап. Мондый темалы китапның бер җирдә дә чыкканы юк”, дип интриганы куәтләп башлады сүзен Зәки ага. Ул күптән түгел үткән Татарстан язучылар корылтаена туры китереп чыгарылган һәм анда татарның дистәләгән язучы-шагыйрь, драматург, сәясәтче, милләтчеләренә бәя бирелгән. Китапта Миңтимер Шәймиев, Әмирхан Еники, Туфан Миңнуллин, Ркаил Зәйдулла, Айдар Хәлим, Равил Фәйзуллин, Ринат Харис, Фәүзия Бәйрәмова кебек йөзгә якын шәхеснең билгесез якларын, гадәти булмаган очракларда үз-үзен тотышларын, кызыклы, каршылыклы әңгәмәләрен укырга була.

“Кеме генә юк татарның?” китабы мең данәдә басылган. Зәки ага аны үз акчасына чыгарган. Автор гомер буе аралашкан, юллары кисешкән, бергә эшләргә, иҗат итәргә туры килгән кешеләрне күзләп, үзенчә аларның тискәре сыйфатларын да күреп, моңа кадәр беркем белмәгән, яшерен якларын туплап китап язган. Китап башына автор “Миңа үпкәләмгез!” дип тә куярга онытмаган.

Казанда елгыр янында елгыр, бигрәк тә язучылар берлегендә

“Казанда елгыр янында елгыр, бигрәк тә язучылар берлегендә. Кемнәр генә юк анда, акча, премияләр алу өчен ниләр генә эшләмиләр”, дип гаҗәпләнә ул. Шулар хакында яңа китабында язуын да әйтте.

Зәки Зәйнуллин әңгәмә барышында соңгы язучылар корылтае хакында фикерләрен дә белдерде. “Татар язучылар берлеге минем фамилиянең “З” хәерефен дә чыгармый. Көнчелек зур! Кайчандыр мин аннан туеп Казаннан киттем”, дия башлауга без аннан: “Яңа сайланган рәис Данил Салихов белән хәлләр яхшыга үзгәрмәсме?” дип сорадык.

“Әйбәт егет ул, диләр. Ләкин безнең язучылар берлеге бервакытта да яхшы итеп эшләмәячәк. Чөнки берлекне Мәскәү, рус шовинизмы кулда бик каты тота”, ди өлкән язучы.

Быел 10 июльдә 83 яшен тутыручы Зәки Зәйнуллин берничә ел элек үзенең 80 яшьлек юбилеена китап чыгару теләге белән ул вакыттагы берлек рәисе Рәфис Корбанга мөрәҗәгать иткән булган, тегесе “Безнең синең китапны чыгарырга акча юк”, дип елмаеп җавап кайтарган.

Язучылар берлегенең татарга кирәге юк

“Татар язучылар берлеге беткән инде, юк ул, бернәрсәсе дә калмаган. Аның бүген татарга кирәге дә юк, чөнки безгә барыбер яздырмыйлар. Миңа аның бер файдасы да тимәде. Моңарчы булган дүрт рәис – дүртесе дә мине тападылар”, дип ярсып алды Зәки ага.

Үзенчәлекле китап авторы татарлар урыслардан куркып яши дип саный. Аның сүзләренчә, яшьләр урыслаша һәм урыстан курка. “Милли хис бездә бервакытта да күтәреләчәк түгел. Тукай "татар йоклый" дип язган. Татар йокламый, татар курка. Безнең халыкның 80-90%ын урыс куркырга өйрәтте. Ничә гасырлар, еллар буе таладылар, суйдылар, басып алдылар”, ди ул. Аның фикеренчә, бүген милләт өчен җанын бирергә әзер шәхесләр, милли лидерлар юк. Әгәр халык, язучылар, Тукай премиясе ияләре тупланып мәйданга чыкса, ачлык игълан итсә, милли мәсьәләләр татар файдасына хәл ителер иде дип уйлый милли хәрәкәт активисты.

“Кеме генә юк татарның?” китабын бары тик Казанда журналист Илфак Шиһапов ачкан татар матбугатын сату урынында гына алырга була икән. Зәки Зәйнуллин белдерүенчә, 2013 елдан дәүләт нәшриятында чыккан китаплар белән аның җыентыкларын саттырмый башлаганнар. Үзен ул нык күзәтү астында булуын әйтә.

XS
SM
MD
LG