Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиядә Европа Берлегендә калу-калмау мәсьәләсендә референдум үтә


Британиянең Европа Берлегендә калу-калмау мәсьәләсендә референдум нәтиҗәләре җомга иртән билгеле булачак дип белдерелә.

Британиядә Европа Берлегендә калу-калмау мәсьәләсендә тавыш бирү бара. Бу рефрендумда катнашу өчен 46 ярым миллионга якын кеше теркәлү узган. Сайлау урыннары кичке 10га кадәр эшләячәк.

Референдумда сайлаучылар "Британия Европа Берлегендә калырга тиешме әллә чыгарга тиешме" соравына "әйе", "юк" дип җавап бирәчәкләр. Тавыш бирү нәтиҗәләре җомга иртәнгә билгеле булачак, дип хәбәр итә Би-би-си.

Соңгы көннәрдә фикер белешкән аналитиклар мәгълүматларына күрә, евроинтеграциягә каршылар 6 процентка күбрәк, ә 9 процент карар кылмаган булган.

Британиянең Европа Берлеге әгъзасы булуын премьер-министр, консерватор Дэвид Кэмирон, лейбористлар лидеры Джерми Корбин һәм "Либерал демократлар" фиркасе лидеры Тим Фаррон хуплый. Алар Европа Берлегендә булганда икътисади һәм сәяси өстенлек күбрәк дип белдерә.

Европа Берлегенә каршылар әгъза булып калган очракта илгә иммигрантлар агылачак ди.

XS
SM
MD
LG