Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:34

Хан сөякләрен җирләү – татар дәүләте идеясенең мөһим өлеше


Казан Кирмәнендә ханнар төрбәсе

Казан Кирмәнендә ханнар төрбәсе

Ханнар сөякләренең кайчан һәм ничек җирләнәсе әлегә хәл ителмәгән. Алар җирләнергә тиеш дигән мәсьәлә күптән күтәрелде, әмма сузылды, әлегәчә аларның язмышлары хәл ителмәде. Алар үз вакытын көтә. ​Кеше сөякләре тартмаларда тузан җыеп ятарга тиеш түгел, әле җитмәсә бу бит татар ханнарның сөякләре.

Бу эшне чынында күптән эшлисе иде. Әмма татар озак уйлый, салмак хәрәкәт итә. Вакытында, әле куллар богаулы булмаганда, федераль үзәк безне ныклап күзәтмәгәндә башкарасы иде бу эшне. Хәзер моны ерып чыгу авыррак.

Ханнарның җәсәде җиргә күмелмәгән, ә табутка урнаштырылган

Беренчесе. Хан сөякләренең ничек җирләнүе зур сорау тудыра. Алар ханнар икән, димәк җеназа ханнар гадәте нигезендә узарга тиеш. Әлегә матбугатта кәфенлекләр, мөселманнарча җиргә күмү турында сүз алып барыла. Әмма болай эш итү дөрес түгел. Бу тарихи чынбырлыкка хыянәт итү булачак. Татар ханнарын җирләү үзгә бер процедура булган, аларның җәсәде җиргә күмелмәгән, ә табутка урнаштырылган. Касыйм шәһәрендәге ханнарның гәүдәләре табутка салынып тимер чылбырлар ярдәмендә эленеп куелган дигән мәгълүмат бар. Казан ханнарының табутлары эленгәнме, әллә биеклеккә күтәрелеп куелганмы – билгеле түгел. Урыс тарихи чыганакларда Сөембикә манарасы янында төрбә булуы һәм аннан кергәч, табутлар булганын укырга мөмкин. Ул табутлар таштан ясалган. Андый табутлы төрбәләр үрнәкләре Касыймда бар. Татар төрбәләрен Кырымда да күрергә мөмкин.​ “Казанские истории” чыганакларында Сөембикәнең Сафагәрәй җирләнгән табутка капланып елавы тасвирлана.

Икенче мәсьлә. Табылган сөякләрнең кайсы ханныкы икәнлеге билгеле түгел. Тарихчы Фаяз Хуҗинның бер версиясе, мәрхүм Альфред Халиковның үз версиясе. Бүгенге заман технологияләре белән әллә нинди тикшеренүләр уздырып була, кимендә ДНК анализ ясалырга тиеш. Сөякләр дә бит буталган булуы ихтимал. Аларның җентекле экспертизасы ясалырга тиеш.

ДНК анализ ясалырга тиеш

Өченче мәсьәлә – ул хан сөякләрен тиз генә, халыкка мәгълүматны ирештермичә, шыпырт кына урнаштыру. Ник җәмәгатьчелек, галимнәр белән сөйләшмиләр, киңәшләшмиләр? Бу эштә галимнәрнең катнашы булмаса, җирләү эше тарихи җирлеккә туры китермичә башкарылырга мөмкин. Ялгышлыклар китсә, аннары терсәкләрне тешләү соң булыр дип куркам.

Дүртенчә мәсьәлә. Хан сөякләре табылган, казып чыгарган урын – элеккеге төрбә урыны. Аны пыяла белән каплап ясадылар. Ләкин татарның төрбәсе андый булырга тиеш түгел. ​Казан Кирмәмендә чын ханнар төрбәсен төзергә, яңартырга кирәк. Аны башкарыр өчен бер каршылык күрмим. Урыны билгеле, сөякләр кайда табылган, төрбә шунда булырга тиеш. Ничегрәк башкарырга кирәклеген белгечләр әйтеп бирә ала. Касыймдагы яки Кырымдагы төрбәләрне үрнәк итеп алалармы, юкмы – бу очракта мөһим түгел, алар икесе дә татарча. Әмма бүгенге кебек ханнар калдыклары пыяла астында ятарга тиеш түгел.

Бишенчесе һәм иң мөһиме. Русия императоры Николай II белән аның гаиләсенең ничек җирләнгәнен барыбыз да хәтерли. 1991 елда Екатеринбурдан ерак булмаган урында аларның калдыклары табылды. Русия баш прокуратурасы җинаять эшен ачты, экспертиза ясалды, калдыклары кемнеке икәне ачыкланды. Бу турыда бөтен матбугат шаулады. 1998 елда император гаиләсе Петербурның Петропавел чиркәвендә җирләнде. 2007 елда патшаның тагын ике баласының калдыклары табылды. Алар да император гаиләсе янында җирләнделәр. Бу вакыйга телевидение аша трансляцияләнде. Русия президенты катнашты, сүзен әйтте, шунда ук руханилар да басып торды. Урыслар дөрес фикер йөртеп эш итте. Николай II - соңгы император. Ул үзе, аның гаиләсе – урыс империясенең символы. Алар моннан бик оста файдаландылар, чөнки бу – коточкыч зур көчкә ия идеология.

Ханнар – татар дәүләтчелеге символы

Бездә бу ничек башкарылачак? Ханнар – татар дәүләтчелеге символы. Аларны ничек җирләвебез – ата-бабаларга, татар ханнарына, тарихыбызга карата мөнәсәбәтенең күрсәткече. Тиз генә әвеш-тәвеш китереп эш итү үз-үзебезгә төкереп карау буларак бәяләнәчәк.

Урысларга үз императорларын зурлап җирләргә ярый икән, ник моны таталарлар эшләми? Безнең ханнар шулай ук дәүләтләр тоткан шәхесләр. Казан ханнары – Чыңгызхан нәселе. Аларны яшәрен җирләү гомумән башка сыймый. Бездәге хан титулы көнбатыштагы император титулына туры килә. Чынгызхан император дәрәҗәсендә була, идарә итүнең соңгы дәверләрдә аны инде каһан, бөек хан дип атыйлар. Бу ханнарның ханы, падишаһ дигәнне аңлата. Аның бөтен варислары, шул исәптән безнең ханнар да шул титулны йөрткәннәр. Чыңгызхан нәселе зурлауга лаек.

Татарстан хакимияте аларны зурлап җирләр өчен сәяси ихтыяр көчен табарга тиеш. Хан сөякләрен җирләү дәүләт идеологиясенең мөһим бер өлеше була ала. Моны дәрәҗәле һәм тантаналы итеп оештырырга кирәк. Ярый, түрәләр курка икән, килмәсеннәр, катнашмасыннар ди, әмма бу эшне җәмәгатьчелек үзе башкара ала. Галимнәр җыелышып, бар тарихи мохитне, традицияне искә алып тиешле сценарий төзи ала. Әлеге тантанага борынгы чалымнарны да кертергә кирәк, әлбәттә. Бу уңайдан фәнни көчләр җитәрлек, без моны башкара алабыз.

Хан сөякләрен ашык-пошык, шыпырт кына җирләргә тырышу православие чиркәвенең көчәюенә бәйле дип уйлыйм. Хәзерге хакимият, урыс поплары Казан Кирмәненә кереп утырса, тамыр җәйсә, бу эшне башкарып булмаячак дип курка торганнардыр.

Дамир Исхаков, галим

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG