Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә бала хокуклары вәкиле Астаховны эшеннән алу өчен имза җыялар


Павел Астахов
Павел Астахов

Астаховның Сям күлендәге фаҗигадән соң исән калган балалар белән сөйләшкәндә "Йә нәрсә, ничек йөздегез?" дигән соравы имза җыярга этәргән.

Русиянең бала хокуклары вәкиле Павел Астаховны эшеннән алу таләбе белән Change.org сәхифәсендә имза җыю бара. Астаховның Сям күлендәге фаҗигадән соң исән калган балалар белән сөйләшкәндә "Йә нәрсә, ничек йөздегез?" дигән соравы имза җыярга этәргән.

Петиция авторлары Астаховның бу сүзләрен "тар күңеллелек, рәхимсезлек, кешелексезлек" дип бәяли һәм ул вәкил булмаска тиеш дип белдерә.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков, имза җыюга кадәр журналистлар сорауларына җавап биреп, Астахов "уңайсыз сөйләм кулланды", әмма монда кемне дә булса түбәнсетү турында сүз дә була алмый дип белдергән иде.

Астахов үзе социаль челтәрләрдә зур шау-шу тудырган бу гыйбарә контексттан суырып алынган дип белдерә. Ул үзенең соравын биреп балалар белән уртак тел табарга тырыштым ди. Русия Тикшерү комитеты да әлеге хәлгә нәкъ шундый ук аңлатма бирә.

Узган шимбә 47 бала һәм аларның дүрт остазы Карелиянең Сям күлендә каноэ көймәләрендә давылга эләгә. Көймәләр әйләнеп каплана. Дулкыннар көчле һәм су салкын булганга балаларның барсы да ярга йөзеп чыга алмый. 13 баланың җәсәде табыла, тагын 14 баланы эзләү дәвам итә.

XS
SM
MD
LG