Шотландия Европа Берлегендә калырга тели һәм шуңа күрә Британиядән бәйсез булу өчен икенче референдум үткәрү мөмкинлекләрен карый. Бу хакта җомга көнне Шотландия хөкүмәте башлыгы Никола Стерджен белдерде.
"Хәзер референдум үткәрү ихтималы бик зур", ди Стерджен. Аның сүзләренчә, әгәр Шотландия парламенты референдум үткәрү карары кабул итсә, хөкүмәт кирәкле документлар әзерләү эшенә керешәчәк.
Стерджен Британиянең Европа Берлегеннән чыгуы Шотландиянең беренче референдум вакытында Британия эчендә калырга теләгәннәрнең дә фикерен үзгәртәчәк ди.
2014 елның 18 сентябрендә узган референдумда сайлаучыларның 55%тан артыгы Шотландия бәйсезлегенә каршы тавыш биргән иде.
23 июнь Британиядә Европа Берлегендә калу-калмауга референдум узды. Европа Берлегеннән чыгуны тавыш бирүчеләрнең 52 проценты хуплады. Референдум нәтиҗәләре тәкъдим булып тора. Хөкүмәт тавыш бирүгә кадәр Европа Берлегендә булуга крашылар җиңсә берлектән чыгу эшләре башланачак дип вәгъдә иткән иде.