Accessibility links

Кайнар хәбәр

Альтернатив башкаручылар татарча җырласа да, татар телендә сөйләшми


Яшьләр көнендә Казансу ярында татар альтернатив музыкасы концерты үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:56 0:00

Яшьләр көнендә Казансу ярында татар альтернатив музыкасы концерты үтте

25 июнь - яшьләр көне уңаеннан Казанда татар альтернатив музыкасы концерты узды. Кирмән янында Казансу елгасы ярында үткән тамашаны татар яшьләре генә түгел, башка милләт вәкилләре дә карады.

25 июнь Казанда узган татар альтернатив музыкасы концерты шактый тамашачыны җыйды. Меңләгән үк булмаса да, йөзләгән булгандыр.

Тамаша Мубай төркеме чыгышы белән башланып китте. Алар "Әдрән диңгез", "Күбәләгем", "Әйтмә син авыр сүз", "Гөлбакча" кебек танылган җырларны башкарды. Мубайның салмак көйләреннән соң "Oscar & С7С5" төркеме сәхнә алдына җыелган халыкны җанландырып җибәрде. Әлеге альтернатив башкаручы егет-кызлар панк-рок стилендәге татар җырларын Казансу буйлап ярты калага таратты диярсең. Алар чыгыш ясый башлагач, тамашачылар тагын да артты. "Oscar & С7С5" төркеменнән соң сәхнәдә Рәдиф Кашапов күренде. Аңардан соң татар фольклор һәм заманча бию электрон музыкасы стилендә иҗат итә торган "Тatarsis" төркеме чыгыш ясады. Ул вакытка сәхнә тирәсендә берничә генә тамашачы калган иде инде.

Читтән кызык күренеш күзәттек: чыгыш ясаучылар татарча җырласа да, күбесе ни сәбәпледер, тамашачылар белән дә, үзара да татар телендә сөйләшмәде.

Концертны башыннан азагына кадәр тамаша кылган Гөлназ Гатауллина фикеренчә, поп музыка популяр булганлыктан, альтернатив музыканы тыңлаучылар аз. Мондый юнәлештә иҗат итүчеләрнең күп булмавы да тамашачылар санына йогынты ясый, дип саный әлеге тамашачы. Яшьләр көне уңаеннан үткәрелгән концертны исә ул югары бәяләде. Аның Казан Кирмәне янында уздырылуы да тамашачыны җәлеп итәргә ярдәм иткәндер дигән фикердә ул. Әмма Гөлназга концертта җанлы музыка аз булып тоелган.

Икенче бер тамашачы Гөлназ Шәйхетдинова да бу концертта игътибарны җәлеп итәрлек көчле татар музыкасы җитәрлек күләмдә булмады дип саный.

"Татар халкына шундый гадәт хас: алар акырып, көлеп, үз хисләрен тышка чыгарып йөрми. Бәлки шуңа да татарларда бу төр музыка ул дәрәҗәдә популярлык алмагандыр. Әмма соңгы елларда яшьләрнең моңа тартылуы сизелә", диде ул.

Татар альтернатив музыкасы вәкиле, автор-башкаручы Рәдиф Кашапов татар альтернатив музыкасы концерты татар яшьләре өчен генә түгел, ә Казан яшьләре өчен гомумән дә кирәкле чара дип саный.

"Хәзерге вакытта тере музыка икенче планга күчә бара. Минем өчен тере музыка - кешенең күзенә карап башкара торган музыка. Безне беркайчан да радиога куймыйлар, телевизордан күрсәтмиләр. Бездә мондый музыка хакында язмыйлар. Яза башласалар, аларның күңел, фикеренә зыян тия. Чөнки алар бу музыка хакында бернәрсә дә белми", дип нәтиҗә ясады ул.

XS
SM
MD
LG