Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:33

Казанда Русиянең иң зур смайлы ясалды


Казан Русиянең иң елмаерга яратучы шәһәре дип табылган. Социаль челтәрләрдәге тикшерүләр күрсәткәнчә, смс язган һәр казанлы диярлек смайллар куеп яза икән. Бу уңайдан 25 июнь Казанның гаилә үзге янындагы мәйданда Русиянең иң зур смайлы ясалды. Ул җиргә салынган келәм өстендә 18 мең печеньедан төзелде. Смайлның зурлыгы 10,55 метрга 10,60 метр, мәйданы якынча 90 квадрат метр. Әлеге күренешне Русия рекордлар китабына теркәр өчен махсус белгеч тә китертелде. Смайлны бәйрәмгә җыелган халык бергәләп ясады. Балалар өчен төрле уеннар оештырылган иде. Күпләр елмаю төшерелгән футболкаларга рәсем ясап, аларны үзе белән алып китте. Смайл печеньелары да халыкка таратылды. Берничә сәгать төзелгән смайлны халык берничә минутта җыеп алды.

XS
SM
MD
LG