Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар Мәҗлесе оештырган ифтар милли рухлы чарага әверелде


Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

26 июнь Акмәчетнең "Шейх иле" ресторанында Кырымтатар Мәҗлесе ифтар кичәсе уздырды. Авыз ачу алдыннан кунакларга махсус програм да әзерләнгән иде. Чыгышларның күбесе кырымтатар халкының бүгенге хәле турында иде.

Ифтар кырымтатар Байрагы көненә – 26 июньгә туры китерелеп оештырылды. Авыз ачу мәҗлесе узган бинаның сәхнәсе зур кырымтатар байрагы белән бизәлгән иде. Өстәлләрнең һәркайсына кечкенә байраклар урнаштырылган иде, бу ифтар кичәсенә милли рух өстәде.

Чараны ачып җибәргән Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары Нариман Җәләл бәйрәмгә килүчеләрне Рамазан ае белән котлады. Ул кырымтатарларны бердәм булырга чакырды. Моңа басым ясап, ул дустанә мөнәсәбәткә, милләткә бәйле идеалларга хыянәт итүчеләрне “безнең арадан кайбер шакшы кешеләр”дип искә алды. Җәләл бу кешеләрнең исемнәрен атамады, әмма мәҗлестә катнашучылар барысы да аларның бүген Кырым хакимиятендә эшләгәнен аңлады.

Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Ифтар алдыннан 1,5 сәгать мәдәни програм да әзерләнгән иде. Кырымның һәм Татарстанның атказанган җырчысы Асие Саале, Украинаның атказанган җырчысы Сеитабла Меметов, Кырымның атказанган җырчысы Рөстем Меметов, биюче Майе Анафиева, кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл чыгыш ясады. Барысы да дин, милләт турында сүз әйтте, аларның милли рухта чыгышлары ифтарда катнашучыларның кәефен тагын да күтәрде.

Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл: “Каян чыкты бу уңмас?” исемле шигырен укып, кырымтатарлар исеменнән милли-мәдәни мохтариятне барлыкка китергән, аның рәисе булган Эйваз Умеровның гамәлләрен тәнкыйть итте.

Ифтарда төбәк һәм үзәк Мәҗлес әгъзалары, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, кырымтатар яшьләре оешмалары вәкилләре катнашты. Чарада бүген төрмәдә утырган Мәҗлес рәисенең урынбасары Әхтәм Чийгөзнең 80 яшьлек әтисе – Зейтулла ага, Чийгзөзнең хатыны Эльмира Абибуллаева да чакырулы иде.

Ифтарда “Кырым – Украина!” кебек сүзләре өчен җинаять эше ачылган Ильми Умеров, кырымтатарларның лидеры Мостафа Җәмилевның хатыны Сафинар Җәмилева, АТР кырымтатар телеканалының башлыгы Ленур Ислямовның әтисе Эдем Ислямов һәм башка танылган кешеләр дә авыз ачты.

Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

XS
SM
MD
LG