Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:07

Узган елның җәендә Чаллы шәһәренең татар мәктәпләре җитәкчеләреннән Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катгый рәвештә татарча укытуны таләп иткән. Әмма тикшерүдән күренгәнчә, әлегә Чаллыда барлык фәннәрне татарча укыта торган 1нче сыйныфлар юк дәрәҗәсендә.

2000 еллар башыннан Чаллы шәһәрендә фәннәрне татарча укыта торган бер генә сыйныф та калдырылмады. Татар мәктәбе директорлары “татарча укытабыз” дип ялган хисап бирә башлады. 2012 елда мәгариф һәм фән министры итеп татарча белем бирүгә уңай карашта торган Энгель Фәттахов билгеләнгәч, вазгыять үзгәрер дигән өмет туды.

Милли мәгарифтәге торышны якыннан белер өчен, мин узган елның март аенда шәһәребездәге 9 татар уку йортында булдым. Максатым – татарча укыту кайтарыламы-юкмы икәнен белү иде. Нәтиҗәдә мәктәпләрнең күбесендә татарча укыта торган берәр генә 1нче сыйныф ачарга җыенулары билгеле булды. Аларында да математиканы урысча укытырга теләүләрен ачыкладым.

Бер ел узгач, быелның май аенда әлеге уку йортларының җидесен (2,3,4,12,18,54,58нче мәктәпләр) кабат йөреп чыктым. Ә 52нче һәм 29нчы мәктәпләрдә (директорлары С.Кайбышев, Н.Кашапов) татарча укыта торган 1нче сыйныфлар ачылмаганы турында миңа ата-аналар уку елы башында зарланган иде инде. Апрель аенда алар белән кабат сөйләшеп, вазгыятьнең һаман үзгәрмәгәнен белдем.

Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсендә урнашкан 12нче татар мәктәбендә бу уку елында (2015/2016) дүрт 1нче сыйныф ачылган, шуларның икесенә (“А”, “Б”) татар балаларын гына туплаганнар. Мәктәп бер территориягә беркетелгән булу сәбәпле, 1нче “В” һәм “Г” сыйныфларына башка милләт балаларын да кабул итәргә мәҗбүр булганнар.

Мәктәп директоры И. Яруллина әйтүенчә, 1 “А” сыйныфында барлык фәннәр татар телендә, калган өчесендә математика урысча, башка фәннәр татарча укытыла. Математика дәресендә 1 “А” сыйныфы укучылары алдында ике дәреслек: урысчасы да, татарчасы да куела икән. Шулай ук әйләнә-тирә дөнья фәне дә әлеге дүрт сыйныфта бер үк вакытта урыс һәм татар дәреслекләре белән укытыла, ди.Мәктәп директорыннан: “Нигә татар мәктәбендә татарча гына белем бирмисез?” – дип сорадым. Директор И. Яруллина: “Мәктәп уставында урыс һәм татар телләрендә белем бирелә дип язылган”, – диде.

Әлеге мәктәпкә быел ачылачак дүрт 1нче сыйныфны шул ук схема буенча “татар телендә” укытырга җыеналар.

Узган ел 58нче “татар мәктәбендә” (директоры Л. Нәбиуллина) җиде 1нче сыйныф ачканнар. Шуларның өчесенә (“А”, “Б”, “В”) татар балаларын гына туплаганнар. Мәктәп завучы әйтүенчә, 1 “А” сыйныфына татар телен белгәнрәк балаларны җыйганнар. Әлеге сыйныфта белем бирү бер үк вакытта урысча һәм татарча дәреслекләр белән алып барыла икән. 1нче “Б” һәм “В” сыйныфларында математика һәм әйләнә-тирә дөнья урысча, ә хезмәт, рәсем татарча укытыла, ди.

Яңа уку елында да өч 1нче сыйныфка тупланган татар балаларын шундый ук тәртиптә “татар телендә” укытачаклар.

2015-2016 уку елында 54нче гимназиядә (директоры И. Галиев) барлык фәннәрне “татарча укыта” торган өч 1нче сыйныф (“А”, “Б”, “В”), урысча укыта торган бер 1нче сыйныф (“Г”) ачканнар. “Татарча” укыта торган сыйныфларда математика һәм әйләнә-тирә дөнья дәресләрендә укучылар алдында урысча һәм татарча дәреслекләр куела икән. Аптыраш, берьюлы ике телдәге дәреслек белән укыту – дөнья практикасында юк бит! Чынбарлыкта исә әйтеп узган мәктәпләрдә татар дәреслеге күз буяу өчен генә куелган... 12нче һәм 54нче мәктәпләрдә 1нче сыйныфны тәмамлаган укучыларны киләсе уку елында да ике телдәге дәреслек белән укыту планлаштырылган, ә 58нче мәктәптә әлегә ничек укытачакларын да белмиләр.

3нче, 18нче “татар мәктәпләрендә” дә бу уку елында (2015/2016)татарча укыта торган 1нче сыйныфлар ачылмаган. Яңа уку елында 18нче мәктәптә (директоры Н. Гайнуллин) өч 1нче сыйныф ачылачак. Шуларның берсенә татар балаларын гына җыйганнар. Анда да математиканы һәм әйләнә-тирә дөнья фәннәрен берьюлы урысча һәм татарча дәреслекләр белән укыту планлаштырылган. 3нче мәктәптә (директоры И. Миңнебаев) киләсе уку елында шулай ук өч 1нче сыйныф ачылачак. 1 “А” сыйныфына татар балаларын гына туплаганнар. Аларны урысча гына укытачаклар икән.

ЗЯБ бистәсендә урнашкан 4нче татар мәктәбендә татар балалары гына укый. Узган ел дүрт 1нче сыйныф ачылган. Директор А.Гарифуллин әйтүенчә, шуларның икесендә (“А”, “Б”) барлык фәннәр дә татарча дәреслек белән татар телендә укытыла. Калган икесендә (“В”, “Г”) фәннәрнең яртысы урысча, яртысы татарча. Ләкин соңрак миңа мәгълүм булганча, бу уку елында 1 “В” сыйныфында барлык фәннәр дә урысча укытылган (татар теле дәресеннән кала, әлбәттә). Хәтта сыйныф сәгате дә урыс телендә алып барылган. Сыйныф җитәкчесе балалар белән дә урысча гына аралаша икән. Укытучылар “татарча укытабыз” дип директорны алдый, күрәсең. Монда кем кемне алдаганын аңлап та бетерерлек түгел.

Әлеге мәктәптә быел да дүрт 1нче сыйныф ачарга уйлаган булганнар. Балалар укырга күп килү сәбәпле, биш сыйныф ачачаклар. Икесендә барлык фәннәр татарча укытылачак икән, өчесендә фәннәрнең яртысы урысча, яртысы татарча, имеш.

4нче татар мәктәбенә кереп чыккан арада тарих һәм физкультура укытучыларын күрдем, икесе дә укучылар белән урысча аралашып тора иде.

Узган ел май аенда мәгариф министры Энгель Фәттахов белән очрашу барышында министрлыкның милли мәгариф идарәсе башлыгы: “2нче гимназиядә ачылачак биш 1нче сыйныфта барлык фәннәр татарча укытылачак”, – дигән иде. Шуңа карамастан, әлеге гимназиянең директоры Ф. Әюпова: “1нче сыйныфларның икесендә (“А”, “Г”) математика урысча, калган фәннәр татарча укытылачак”, – дип белдерде. 1“Б”, “В” һәм улым укырга кергән “Д” сыйныфларында исә барлык фәннәрдән дә татарча белем бирелергә тиеш иде. Әмма чынбарлыкта 1 “В” сыйныфында гына математикадан һәм аерым фәннәрдән татар телендә белем бирелде.

1 “Б”, “Д” сыйныфларына укырга кергәндә урыстелле булган балалар 9 ай укып, татарча сөйләм теленә дә өйрәнә алмады. Әгәр бу сыйныфларда татарча белем бирелсә, укучыларның барысы да дәрестә татар телендә җавап бирә алыр иде. Белгечләр әйтүенчә дә, 1нче сыйныфка килгән урыстелле баланы 2-3 айда татарча сөйләм теленә өйрәтеп була.

Быел 2нче гимназиядә барлык фәннәрне татарча укыта торган өч 1нче сыйныф ачылачак дип игълан ителде. Апрель башында 1нче сыйныфка кабул ителгән балаларның ата-аналар җыелышы булды. Анда мин дә катнашырга теләдем. Гимназиянең җыелыш залына керүгә, берничә укытучы гаҗәпләнеп миңа текәлде. Мин аларга: "Журналист буларак җыелышка килдем", дидем. Араларыннан берсе: "Тагын бер балаңны 1нче сыйныфка кертәсең дип каушап калдым", ди. "Киләсе уку елында 1нче сыйныфларны татарча укытасыздыр бит?" дип сорыйм аңардан. "Укыту нинди телдә булачагын министрлык билгели", дип җавап кайтарды. "Министрлык татар гимназияләрендә татарча укытуны таләп итә", дим. Әйтер сүз таба алмыйча, әлеге укытучы минем яннан китеп барды. Ә тулырак мәгълүмат алу өчен җыелышта катнашырга миңа гимназия җитәкчелеге рөхсәт бирмәде.

2015-2016 уку елында Чаллының 11нче, 34нче, 57нче һәм башка катнаш уку йортларындагы татар балаларын туплап ачылган 1нче сыйныфларда да урысча гына белем бирелде. Элеккеге 79нчы татар-төрек лицеенда да фәннәр татарча укытылмый.

Кызганычка каршы, республиканың башка шәһәрләрендә дә татарча белем бирелми. Шуңа карамастан, кайвакыт матбугатта фәлән татар мәктәбендә бар да алда-гөл дигән язма барлыкка килә. Моны язган журналистны бу очракта мәгариф хезмәткәрләре “татарча укытабыз” дип алдаганы күренеп тора. Мәсьәлә журналистлар тарафыннан төрле яклап, җентекләп тикшерелми. Югыйсә, Туфан Миңнуллин да: “Укытучылар алдаша, укучыларның дәфтәрләрен тикшереп кенә дәресләрнең нинди телдә барганын ачыклап була”, – дип әйтә торган булган.

Мәктәп директорларының: “Математиканы урысча, башка фәннәрне татарча укытабыз”, дигән сүзләре дә ялган. Хәзерге вакытта шәһәрләрдә бакчадан мәктәпкә урысча фикерләгән урыстелле татар баласы килә. Математиканы татар телендә укытып кына аларны тиз арада туган телдә фикерләргә, сөйләм теленә өйрәтеп була. Татар балаларын чынлап торып татарча укытырга теләгән директор – беренче чиратта математиканы тулысынча татарча укытыр иде.

Узган елның җәендә Чаллы шәһәренең татар мәктәпләре директорларын Казанга чакыртып, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катгый рәвештә: “Татарча укытыгыз!” дип әйткән. Әмма тикшерүдән күренгәнчә, әлегә Чаллыда барлык фәннәрне татарча укыта торган 1нче сыйныфлар юк дәрәҗәсендә. Фәннәр урысча дәреслекләр белән урыс телендә укытыла, төрле урысча биремнәр интернеттан алына, еллык контроль эшләр – урыс телендә төшерелә. Хәтта озайтылган көн, сыйныф сәгатьләре дә урысча алып барыла. Шулай итеп, татар сыйныфлары урыс сыйныфларыннан асылда бернәрсә белән дә аерылмый.

Татарча белем бирелмәгәч, татар уку йортларында милли мохит тә юк, әлбәттә. Укучылар Чаллының барлык уку йортларында үзара урысча гына аралаша. Быел мин үзем 2нче гимназиянең алда әйтелгән 1 “В” сыйныфында гына татарча аралашкан берничә баланы күрдем.

Министр узган ел татар гимназияләрендә 1нче сыйныфларны гына түгел, ә башлангыч мәктәпне тулысынча татарча укытуга күчерергә дигән таләп куйды. Моны үтәү турында гимназия директорлары уйлап та карамый.

Күренекле татар галиме Рафаэль Хәкимов татар мәктәпләренең юкка чыгуына борчылып: “Бүгенге көндә өстән басым булмаганда ни өчен үз халкына каршы эшләүче маңкортлар барлыкка килә?” дип язды (“Бизнес-онлайн”, 21.05.2016 ел). Аннан алда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетында татарларны өйрәнү кафедрасын бетергән өчен ректор И. Гафуровка “сары карточка” күрсәткән иде. Ә мәктәпләрдә татар балаларын урыс телендә укытып тәмам урыслашуга дучар итүче мәгариф хезмәткәрләренә карата кайчан катгый чаралар күрелер икән? 2015-2016 уку елында барлык фәннәрне татарча укыта торган 1нче сыйныфлар ачмаган мәктәп директорлары эшеннән алынырга тиеш дип саныйм.

Испания төбәге Каталониядәге кебек, Татарстанда да татар телен белгәннәрне генә хөкүмәт һәм дәүләт оешмаларына эшкә алсалар, республикада татар югары уку йортлары булса, татар балалары өчен телевидениедә 3-4 канал эшләп торса, татарча укыту мәсьәләсе болай кискен тормас иде, әлбәттә. Әмма болар әлегә юк дип, мәктәпләрдә татарча белем бирелмәсә, 5-6 елдан татар телен кире кайтара алмаслык процесслар башланачак.

Тәлгать Әхмәдишин, Чаллы

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG