Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сова": Интернетта фикер белдерүләр өчен хөкем карарлары кырыслатыла бара


Белгеч фикеренчә, экстремизмга каршы көрәш өлкәсендәге эшчәнлекне арттырып күрсәтү өчен интернетта фикер белдерүчеләргә җинаять эше ачу җиңелрәк.

Русиянең "Сова" хокук яклау үзәге интернеттагы белдерүләр өчен мәхкәмә карарларының кырыслатылуын белдерә. Сишәмбе көнне "Медиазона" чыгарган хисапта үзәк эксперты Наталья Юдина экстремистик дип танылган онлайн-белдерүләр өчен 2015 елда 194 карар чыгарылуын әйтә, 2014 елны бу сан – 138 булган.

"Агора" оешмасы шулай ук интернет кулланучыларны җинаять җаваплылыгына тартуның артуын ассызыклый. Хокук яклаучылар моның төп сәбәбе итеп «тәртип саклау оешмаларының экстремистлыкка каршы көрәш эшчәнлеген мул итеп күрсәтү өчен табарга җиңелрәк булган кешеләрне эзәрлекләүгә күчүдән", дип саный.

"Хәзер нәкъ интернетта бәйсез фикер алышу һәм шул исәптән оппозицион сәяси өндәүләр, радикал төркемнәрнең үгетләве мөмкин. Һәм бу хакимияттә куркыныч тудыра. Бу өлкәдә чикләүләр кертү өчен төрле юридик механизмнар кулланыла ала, әмма Русиядәге экстремизмга каршы кануннар иң кулае булып кала", ди "Сова" белгече.

Чаллыдагы Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Рәфис Кашапов – Русиядә сепаратизмга чакыру маддәсе нигезендә гаепләнеп өч елга төрмәгә утыртылган Татарстанда беренче кеше. Кашапов интернетта Вконтакте сайтына алты мәкалә урнаштырган иде. Ул анда кырымтатарларның хокуклары бозылу, Кырымны Русиягә кушуның кануни булмавын да белдерде. Русия президенты Владимир Путинның тышкы сәясәтен гаепләп ТИҮ вәкиле Русиянең Донецкидагы гамәлләрен фаш итте.

XS
SM
MD
LG