Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер ифтар мең долларга төшә


Бер ифтар мең долларга төшә
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:38 0:00

АКШның Питтсбург шәһәре зур түгел, биредә 6 меңгә якын мөселман яши. Күпчелеге гарәпләр. Мисыр, Сүрия, Либия, Үзбәкстаннан күчеп килүчеләр бар. Шәһәребездә 4 мәчет эшли. Алар манарасыз. Безгә якын булган мәчет ерак түгел, якынча 7 минутлык юл. Ул шәһәрнең бик кыйммәтле районда урнашкан. Бинасы бик яхшы, активлар. Балалар белән дә көн саен аерым программ нигезендә эшлиләр. Аны башлыча гарәпләр карый. Җомга саен 300гә якын мөселман намазга килә. Көн саен мәчетебездә ифтарлар оештырыла. Бирегә 150ләп кеше килә. Гадәттә кем кайчан ифтар уздыруын алан бүлешеп куя. Берничә гаилә дә берләшә дә алар ифтар әзерли. Кемдер акча бирә дә мәчет хезмәткәрләре табынны кора, ризык пешерә. 150 кешегә авыз ачтыру мәҗлесен оештыруга якынча бер мең доллар акча тотыла.

XS
SM
MD
LG