Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:48

Бу төндә Истанбулның Ататөрк һава аланыннан Татарстанның Казан һәм Бигеш һава аланнарына очыш булырга тиеш иде. Казанга очкыч очып киткән, Бигешка юлчылар очышны көтә, тик Истанбулдан барлык очышлар туктатылган.

Истанбулның Ататөрк һава аланында шартлау вакытында татарстанлылар да булган. "Казан" халыкара һава аланы хезмәткәре Азатлык хәбәрчесенә хәбәр иткәнчә, Казан очышы Истанбулдан тыныч очып киткән, аны Казанда көтәләр. 0:45тә очкыч Казанга килеп җитте.

Истанбулга иртәнге 2дә очасы очыш исә кичектерелгән. Әлегә аны 5:00га күчерделәр, Истанбул һава аланының очышлар өчен ачылганын көтеләләр.

Чәршәмбегә каршы төндә шулай ук Истанбул-Бигеш очышы планлаштырылган иде. Чаллы шәһәренең элекке башлыгы урынбасары Максим Федоров үзенең Вконтакте сәхифәсендә һава аланы вәзгыятен тасвирлый.

Error rendering VK.

"Шартлаулар яңгырады, барысы да телефоннарны тикшерә. Паника юк. Ярый әле, безнең очышны бер сәгать алга күчергәннәр, без утырту зонасына төшәргә өлгердек. Паника башлангач, халык очу җиренә ишекләрне җимереп чыкты. Безне автобусларга утыртып, аэродромга китерделәр", дип яза ул үзенең Вконтакте сәхифәсендә.

Бигеш халыкара һава аланына очкыч 29 июнь көнне, 2.25-тә очып килергә тиеш булган. Һава аланында очыш халәте турында мәгълүмат юк дип хәбәр итәләр. Әлегә Истанбул һава аланында барлык очышлар туктатылган.

Сишәмбе кич Истанбул һава аланында ике шартлау нәтиҗәсендә кимендә 36 кеше һәлак булды, 150гә якыны яраланды.

XS
SM
MD
LG