Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:32

Татарстан сенаторы Олег Морозов канундагы “миссионерлык эшчәнлеге” турындагы өлешенә аңлатма бирүне сорады.

29 июньдә Русия Федерация шурасы чираттагы 396нчы утырышында "Яровая кануннары"н кабул итте.

Утырыш вакытында Татарстаннан сенатор Олег Морозов: "Безнең конфессияләрнең кайбер гореф-гадәтләре өйдә уза һәм гыйбадәт кылу белән алып барыла. Бу – бер. Икенчедән, әгәр гыйбадәтне өйдә кылсаң, аның миссионерлык эшчәнлегеме яки православие, исламда каралган гыйбадәтме икәнен кем билгели? Тикшерүчеләр өйдә уза торган дини гыйбадәтләрне үзләре теләгәнчә аңлатып кулланмасмы?" дип канунга аңлатма бирүне сорады. Канун авторларының берсе – сенатор Виктор Озеров моның Русиядә традицион булган диннәргә түгел, ә бары яңа килеп теркәлмичә генә диннәрне таратучыларга, аңлатучыларга кагылачагын әйтте.

Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев кичә Озеровка: “Син мине ышандырдың, хәзер инде бөтен мөселманнарны ышандыр", дип әйткән. Билгеле булганча, Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев моңа кадәр бу канунны кискен тәнкыйтьләп чыкты.

Озеров сүзләренчә, Русия Дәүләт думасы кабул иткәнче бу канунны Русиядәге 50 субъектының канун чыгару органы, шул исәптән Татарстанныкы да хуплаган.

Хәзер әлеге канун имзалау өчен Русия президенты Владимир Путинга җибәреләчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG