Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин азык-төлек эмбаргосын 2017 елның ахырына кадәр озайтты


Мәскәүдә бер кешелек каршылык чарасы, 2015 елның 15 августы
Мәскәүдә бер кешелек каршылык чарасы, 2015 елның 15 августы

Көнбатыш чикләүләренә каршы җавап буларак 2014 елдан бирле Мәскәү кайбер илләрдән азык-төлек кертүне тыйган иде.

Русия президенты Владимир Путин азык-төлек эмбаргосын 2017 елның ахырына кадәр озайтты.

2014 елның август аенда Украинадагы низаг өчен көнбатыш Русиядәге ширкәтләргә һәм физик затларга чикләүләр кертте. Мәскәү моңа каршы азык-төлек кертүне тыйды. АКШ, Европа берлеге илләре, Канада, Австралия, Норвегиядән ит, сөт һәм башка кайбер азык-төлекне 2014 елның августыннан Русиягә кертү тыелган иде. Аннары ул 2016 елның 6 августына кадәр озайтылды.


XS
SM
MD
LG