Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:33

Турхан Дилмач: "Террорның дини идеологиясе юк"


29 июньдә Казанның "Ярдәм" мәчетендә Төркиянең Казандагы баш консуллыгы ифтар ашы уздырды. Авыз ачар алдыннан баш консул Турхан Дилмач Азатлык сорауларына җавап биреп, Төркия-Русия мөнәсәбәтләре һәм Истанбулда булган террор һөҗүменә карата үз фикерен белдерде.

– Турхан әфәнде, 27 июнь Төркия президенты Эрдоган Русия президенты Путинга хат язып, узган ел ахырында бәреп төшерелгән Русия хәрби очкычы өчен кызганыч белдерде, сез моны ничек бәялисез?Эрдоганның әлеге хатны язуына нәрсә тәэсир иткән дип уйлыйсыз?

– Мин моңа кадәр бу темаларны Казанда сөйләшү урынсыз дип әйтеп килдем. Безнең эшебез – Казандагы эшебезне дәвам итү. Мин, борчылырга кирәкми, эшләргә кирәк, дип гел әйтеп килдем.

Төркия белән Русия – алар ике зур ил. Бу илләрнең президентлары сөйләште һәм без моннан соң эшләребез яхшырак булыр дип өметләнәбез. Безнең Татарстанда да, Башкортстанда да, Чуашстанда да эшләребез күп. Бу эшләребез киләчәктә тагын да алга китәр дип ышанабыз.

– Русия матбугаты һәм Путинның сүзчесе Эрдоган язган хатны үз файдасына тәрҗемә итте. Моны ничек аңларга була?

– Безгә бу хатның нечкәлекләре хакында алай ук тирән сөйләшергә кирәкмидер дип уйлыйм. Төркия матбугатында да башка сүзләр язылды. Безнең Мәскәүдәге илчелегебез, Төркия тышкы эшләр министрлыгы һәм президент аппараты хезмәткәрләре бу темалар хакында сөйләшәләр. Мин исә Казанда эшләвемне дәвам итәм. Иң мөһиме минем өчен – бу.

– 28 июнь Төркиянең Истанбул шәһәрендәге Ататөрек исемендәге халыкара һава аланында шартлаулар булды. Бу шартлаулар Төркиядәге беренче генә шартлаулар түгел, соңгы арада алар тагын да ешайды. Бу шартлауларның сәбәбе нидән гыйбәрәт дип уйлыйсыз?

– Мин кичә үзем дә гаиләм белән әлеге һава аланында идем. Шартлау без Казанга очып киткәч булды.

Мондый террор актларын Русиядә яшәүчеләр үзләре дә яхшы аңлыйлар. Мин 2011 елда Мәскәүдә эшләгәндә Домодедово һава аланында да террор акты булган иде. Әлеге шартлауда утыздан артык кеше һәлак булды.

Террор актларының дини идеологиясе юк. Террор һөҗүмнәренең кайда һәм кайчан булачагын белү дә авыр.

Үзегез дә беләсез, Европадагы шәһәрләрдә дә, Брюссельдә дә, Парижда да шундый террор актлары булды. Бу безгә, әлеге темада халыкара хезмәттәшлек кирәк булуын күрсәтә. Бу безгә моны исбатлады.

– Кайбер матбугат чаралары, әлеге террор акты Эрдоган белән Путин арасында мөнәсәбәт яхшыра башлаганнан соң булды, дип әйтә. Террор һөҗүмен Төркия-Русия мөнәбәтләренә бәйләп карарга буламы?

– Мин моны спекуляция дип әйтер идем. Моңа хәтта сүзем юк.

* * * *

Чәршәмбедә Төркиянең Казандагы консуллыгы бинасы өстендә төрек байраклары төшерелгән иде, әмма бина янына чәчәк китерүче казанлылар күренмәде. Сишәмбе Истанбул һава аланында булган террор гамәлендә 41 кеше һәлак булды, якынча 240 кеше тән җәрәхәтләре алды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG