Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:24

Мобил элемтә операторлары "Яровая кануннары" сәбәпле бәяләрнең артачагын кисәтте


Мобил элемтә операторлары ярты ел дәвамында кешеләрнең шалтыратулар һәм язышулары турында мәгълүматны сакларга тиеш булачак, ә бу өстәмә чыгымнар таләп итә.

Русия мобил элемтә операторлары депутат Ирина Яроваяның "террорга каршы" кануны кабул ителгәннән соң халыкка хезмәт күрсәтү өчен бәяләрнең кимендә ике-өч тапкырга артачагын кисәтте. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итте.

Канун кабул ителгәннән соң операторлар ярты ел шалтыратулар һәм язуларны сакларга тиеш булачак, ә бу өстәмә чыгымнар таләп итә. Русия хөкүмәте каршындагы эксперт шура бәяләвенчә, әлеге таләпне үтәү ике триллион сумга төшәчәк, ә бу Русиядәге дүрт өре мобиль элемтә челтәренең бер еллык кеременнән ике тапкырга күбрәк, дип яза РБК.

27 июнь көнне "зур дүртлек" ("Мегафон", МТС, "Вымпелком" һәм Tele2) мобил операторлары Русия Федерация Шурасы рәисе Валентина Матвиенкодан "Яровая кануннарын" кире кагуны сорады. Элемтә министрлыгы шулай ук канунны тәнкыйтькә тотты.

24 июнь көнне канун өлгесен Русия Дәүләт Думасы кабул итте, ә кичә аны Федерация Шурасы раслады һәм имзалау өчен президентка юллады.

Президент каршындагы кеше хокуклары шурасы документны имзаламауны сорап Владимир Путинга мөрәҗәгать әзерли. Бу хакта шура рәисе Михаил Федотов "Интерфакс"ка хәбәр иткән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG