Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:30

Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары утырышларга йөрмәгән депутат Равил Җиһаншин акылга утырыр дип җәйге ялга таралды. Разил Вәлиев "эш калдыручыларны" һәрдаим халыкка фаш итеп тору кирәк дип белдерә. Рафил Ногманов мораль басым да җитә дип уйлый. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, утырышларга йөрмәүләр дәвам иткәндә, җавапка тарту кануны да кабул ителергә мөмкин.

Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары көзге сессиягә кадәр җәйге ялга таралды. Татарстан парламентының июнь аена кадәр кылган эшенә "кара тап" төшерүче депутатлар да булды. Депутат Равил Җиһаншинның соңгы вакытта бер генә сессиягә дә, үзе караган канунилык һәм хокук тәртибе комитеты утырышларына да килмәве зур шау-шу тудырды. Бу хакта комитет башлыгы Шакир Яһүдин белдергән иде.

Дәүләт шурасында Җиһаншин үзе генә "ала карга" түгел. Аның шикеллеләр тагын бар. Йөрмәүчеләрне шураның оештыру бүлеге теркәп барса да, сер итеп саклый. Бары тик аерым бер бик зур түрәләргә генә күрсәтә.

Халык тарафыннан сайланган, халык вәкилләре дигән атаманы йөртүче, кануннар кабул ителгәндә халык теләкләрен дә җиткерергә тиеш кешеләрнең парламентны санга сукмавы, бу очракта утырышларга килмәве ничек бәяләнә? Киләчәктә берәр чаралар күрелерме?

Татарстан дәүләт шурасының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев халык алдында вәгъдә сулары эчкән, хәзер вазифаларына төкереп караган депутатларны аклап булмый дигән карашта.

Депутат булып сайлангансың икән - эшкә йөр

"Депутат сайланганда халыкка вәгъдәләрен биргән, сезгә булышырмын дигән икән, эшләргә тиеш. Мин шурага йөрмәүчеләрне 100 процент гаепләргә ашыкмыйм. Халыкка булышуның төрле юллары бар, кайбер депутатлар сессияләргә даими йөрмәсәләр дә, урыннарда халык белән бик яхшы эшли. Депутат ай саен сайлаучыларны кабул итәргә тиеш. Минем үземә дә көн дәвамында дистәләгән кеше килә. Тик безнең төп эшебез – кануннар язу, кабул итү, аларга үзгәрешләр кертү, аларның гамәлдә булуын контрольдә тоту. Бу эшләрне комитет, комиссияләр утырышларына, сессияләргә йөрмичә башкарып булмый. Депутат булып сайлагансың икән, һичшиксез, вәгъдәңне үтә, эшкә йөр, халык мәнфәгатен якла.

Сессияләргә сирәк йөрүче депутатларны аклый алмыйм. Утырышларда катнашырга вакыты булмаган депуталарга парламентта урын юк дип саныйм. Безнең комитетта 14 депутат, "кара" исемлеккә кертердәй берсен дә атый алмыйм. Һәммәсе дә комитет, сессияләргә даими йөри, эштә актив катнаша. Бер генә утырышыбыз да кворумсыз узмый. Сәбәбе булса, мәсәлән, берәр кеше сәфәргә китә икән, язма рәвештә хәбәр итә, документларны җибәрәбез, ул аларны укый, фикерләрен белдерә. Әмма андый хәлләр бик сирәк була", ди Разил әфәнде.

Разил Вәлиев

Разил Вәлиев

Депутатларның эшкә йөрмәве күптән инде гадәти хәлгә әйләнгән. Бигрәк тә Русия Думасында. 2010 елда ук "прогульщик"ларны штрафка тарту һәм депутатлык мандатыннан мәхрүм итү кануннары әзерләнәчәге белдерелгән иде. Дума утырышларында кайвакыт депутатларның 15%ы гына утыра дип белдерелеп килсә дә, бу канун озак кабул ителми торды. Быел май депутатлыктан мәхрүм итү кануны көчкә керде. Канунга күрә, әгәр фракция, йә булмаса комитет берәр депутат куелган таләпләрне үтәми, утырышларга йөрми дип тәкъдим итсә, парламент тавыш биреп депутатлык мандатыннан мәхрүм итә ала.

Татарстанда "ялкау" депутатларга карата әлегә бер җәза да каралмаган. Разил Вәлиев канунсыз да андый депутатларга карата чара күрергә була ди. Аның сүзләренчә, аларны халык алдында даими фаш итеп тору кирәк.

"Халык сайлаган икән, депутатларның ничек эшләвен халыкка матбугат аша хәбәр итәргә кирәк. Фәлән депутат эшкә йөрми, фәлән тапкыр сессия утырышында күренмәде, вазифаларын үтәми дип язарга, күрсәтергә. Һәр сессиядән соң утырышта кемнәр булмады, эштә катнашмау сәбәпләрен язып "кара" исемлекне мәгълүмат чаралары аша таратырга кирәк", ди ул.

Рафил Ногманов

Рафил Ногманов

Татарстан Дәүләт шурасының Канунилык һәм тәртип комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов утырышларны үз итмәүчеләргә мораль яктан басым нәтиҗә бирер дип өметләнә. "Безнең регламентта җәза бирү юк. Депутатны халык сайлаган икән, аның эшчәнлеге дәвам итәчәкме, юкмы икәнен кешеләр хәл итә ала. Әмма шул ук Равил Җиһаншин "Бердәм Русия" фиркасе аша сайланды. Монда ничек хәл итеп була? Мин белмим. Әмма мәсьәләнең мораль ягы да бар бит. Кешенең намусында булырга тиеш бу", ди Ногманов.

Депутатларның эшкә йөрмәве турында язгы сессияләр тәмамланганда үтә торган матбугат очрашуында Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга сорау юлланды. Мөхәммәтшин Равил Җиһаншинга аерым туктап, аның авыр вакытлар кичерүе, бизнесының начар баруы турында сөйләде. Акылга утырыр дип тә өметләнде.

"Дәүләт шурасы эшендә барысы да катнашырга тиеш дигән таләп куям, бу юнәлештә эшлибез. Равил Җиһаншинга килгәндә, без аның белән бу турыда сөйләштек. Кеше буларак мин аны аңлыйм. Әле ул вакытлыча авырлык кичерә, зур корылмалар төзиләр, алар вакытында эшләп бетергә тиеш. Мордовия, Самарда төзелеш алып баралар, Бөтендөнья футбол чемпионатына өлгерергә кирәк. Болар күп көч таләп итә, ә вакыт кысан. Ул эшләрен йомгакларга тиеш. Ялдан соң башланган сессияләр эшендә ул катнашачак дип ышандырасым килә һәм үзем дә аңа ышанам", ди Мөхәммәтшин.

Парламент рәисе сүзләренчә, "эшкә йөрмәү" дәвам итә икән, шура аларны җаваплылыкка тарту кануны да кабул итәргә мөмкин.

"Әлегә төбәкләр парламентларында мондый очраклар булмады. Бу – катлаулы эш. Депутат фирка исемлегеннән сайланса, бер хәл. Ул чакта депутатны мандатсыз калдыруны фирка хәл итә. Депутат бер мандатлы округтан сайланса, ничек була? Без аның эшен күрмәскә дә мөмкинбез. Бәлки ул халык белән тыгыз элемтәдә һәм күп эшлидер? Монда сәяси түгел, ә хокук яссылыгында ятучы сораулар күп. Шулай да Равил Җиһаншин да, башкалар да депутатлык вазифаларын башкару өчен күпкә җаваплырак карар дип ышанам", дип аңлата Мөхәммәтшин.

Җиһаншин хилафлыклары моңа кадәр дә әледән-әле калкып чыгып торды. Ул юл кагыйдәләрен бозып үч алу, активистларга ябышып, аларның күлмәкләрен ерту белән дә данлыклы.

2014 елның июнь аенда интернетта депутатның юлда йөрү кагыйдәләрен бозып баш бирмәскә теләве зур шау-шу тудырды. Ул вакытта Җиһаншин юлның сул ягыннан барган йөк машинасын узарга тели. Үзе дә башка машинаны узарга тырышкан йөк машинасы аңа юл бирми. BMWда барган депутатның моңа ачуы чыга һәм ул йөк машинасын сул яктан юл читенә чыгып, тузан чыгарып узып китә. Аннан соң үч алыр өчен йөк машинасы алдына чыгып, тизлеген киметә һәм аны туктата. Бу шау-шудан соң Татарстан дәүләт шурасының этика комиссиясе Җиһаншинның үз-үзен тотышын әдәпсез дип танып, низагта зыян күрүчедән гафу үтенергә тәкъдим иткән иде.

Искәндәр Ясәвиев

Искәндәр Ясәвиев

2015 елның 23 июнендә социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев Казансу елгасы буенда инвалидлар, бала арбалы әти-әниләр һәм өлкәннәр өчен җайланмаган баскычларны фотога төшереп йөрүе Җиһаншинның ачуын китерә. Ясәвиевнең депутатның машинасын да фотога төшергәннән соң Җиһаншин машинасыннан сикереп төшеп Ясәвиевнең күлмәгеннән эләктереп ала һәм ерта. Полиция галим шикаятен канәгатьләндермәде, Җиһаншинга җинаять эше ачудан баш тартты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG