Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:12

Истанбулда теракт оештыруда шикләнелгән 11 чит ил кешесе тоткарланган


Шартлау оештыруда шикләнелгәннәрнең фотосы

Шартлау оештыруда шикләнелгәннәрнең фотосы

Истанбул һава аланында теракт оештыруда шикләнелгән интихарчыларның Русия, Үзбәкстан, Кыргызстан ватандашы булуы әйтелә.

Истанбулда төрек полициясе Русиядә тыелган «Ислам дәүләте» экстремистик төркемендә катнашы бар һәм Ататөрек һава аланында теракт оештыруда шикләнелгәннәр белән бәйле булган дип фаразланган 11 чит ил кешесе тоткарланган. Бу хакта Haberturk сәхифәсе яза.

Кулга алулар иртә таңнан ук Истанбулның Башакшәһәр районында террорчылык белән көрәш бүлеге полициясе тарафыннан башкарылган. Шулай итеп тоткарланганнарның гомум саны 24кә җитте, диелә хәбәрдә.

Сишәмбе көнне Истанбулның һава аланында 44 кеше гомерен өзгән шартлау оештыруда «Ислам дәүләте» оешмасында катнашкан дип шикләнелүче өч кешенең Русия, Үзбәкстан, Кыргызстан ватандашлары булуы әйтелә. Бу хакта атнакич көнне төрек хакимияте вәкиле хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG