Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда авыл халкы дуңгыз комплексын төзетмәүгә ирешкән


Кашкалаша һәм Өезбаш авылы халкы дуңгыз комплексы төзелешенә каршы имза җыйган булган.

Башкортстанның Благовар районы Кашкалаша авылы халкы дуңгыз комплексы төзелеше карарын үзгәртүгә ирешкән. Русиядә дуңгыз җитештерү өре ширкәте, ягъни инвестор җирле халык рөхсәтеннән башка гына төзелешне инде башлаган булган.

"Безнең авылга үсеш, яңа эш урыннары кирәк булуын яхшы аңлыйбыз, әмма безнең районда инде биш дуңгыз комплексы төзелгән. Районда кешеләргә караганда дуңгызлар күбрәк булып чыга. Безнең кыйблага карап намаз укыйсыбыз килә, ә анда дуңгызлар", дип канәгатьсезлеген белдергән җирле имам Гафур Бәхтияров җитәкчелегендәге инициатив төркем.

Дуңгызлар үрчетүгә каршы булган авылдашны якларга Башкортстанның төрле район, авылларыннан 25 имам килгән, дип яза «Уфа-Пресс».

Апрель аенда Благовар районының Кашкалаша һәм Өезбаш авылы халкы төзелешкә каршы 280 имза җыеп прокуратура һәм район башлыгына мөрәҗәгать иткән иде. Алар дини карашлары һәм экологияне истә тотып, әлеге комплексны 5-6 чакрымга күчерүне сорады.

XS
SM
MD
LG