Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә кырымтатарлар турында “Соңгы кораб, соңгы тукталыш” фильмы төшерелә


Искешәһәрдә кырымтатар гореф-гадәтләре турында документаль фильм төшерәләр

Төркиядә Искешәһәрдә яшәгән кырымтатарларның гореф-гадәтләренә багышланган документаль фильм төшерүдә Невшеһир университеты галимнәре катнаша. Профессор Мәхмәт Али Йолчу җитәкчелегендә бер төркем белгечләр шәһәрнең үзендә һәм кырымтатар авылларында йөреп, ике гасырга якын биредә яшәгән кырымтатарларның борыңгыдан калган йолаларын төшереп йөри.

“Соңгы кораб, соңгы тукталыш” исемле фильм 2016 елның 29 маенда Искешәһәрдә узган Тәпрәч бәйрәмендә әзерләнә башлады. Әлеге проект документаль, мәдәни һәм белем бирү максатларыннан чыгып эшләнелә. Аның авторлары һәм акча бирүчеләре Төркиянең фәнни-тикшеренү институты, Невшеһир (Nevşehir) университеты, Искешәһәр мэриясе һәм Искешәһәр кырымтатар оешмасы.

XS
SM
MD
LG