Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү халыкара мөнәсәбәтләр институтында хиҗаплы кызны уку йортына кертмәгәннәр


Абитуриент кызга уку йортында сак торучылар хиҗаптан йөрү киңәш ителми дип белдергәннәр.

Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтында хиҗаптан булган абитуриент кызны уку йортына кертмәгәннәр. "Говорит Москва" радиосына адвокат Мурад Мусаев сөйләвенчә, кызны уку йортында баш киемнән йөрү киңәш ителми дигән тәртипкә сылтап сакта торучылар кертмәгән. Уку йорты җитәкчелеге соңрак сакчыларның артык кызып китүен һәм институтның хиҗапка каршы булмауларын әйткән.

Үзен зыян күрүченең апасы дип танытучы Амина Шабанова Инстаграмда әлеге сөйләшүнең видеосын урнаштырган.

Мусаев әйтүенчә, ул уку йорты проректоры Сергей Шитьков белән сөйләшкән һәм уку йорты җитәкчелеге кыз курсларны дәвам итә ала дип белдергән. Ул институтта баш киемнән йөрү тыелуын, әмма моның дини киемнәргә кагылмавын әйткән.

XS
SM
MD
LG