Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамазан чатырында гламур рухта мөслимәләр ифтары үтте


Рамазан чатырында гламур рухта мөслимәләр ифтары үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:03 0:00

2 июль көнне "Туган авылым" рестораннар һәм күңел ачу үзәгендә урнашкан Рамазан чатырында хәйриячеләр ярдәмендә Казандагы билгеле хатын-кызлар, зур түрәләрнең хатыннары, балалары, җәмәгать эшлекләре, күп балалы аналар өчен мөслимәләр ифтары үтте. Быел анда 300дән артык кеше катнашты. Анда Рамазан аеның мәгънәсе хакында сөйләшүдән тыш, хатын-кызларга бәйле чәчәк бизнеслары, рестораннар, балаларны рухи яктан үстерү хезмәтләре, мөселман дизайнерларының рекламасы да булды. Кеше көтәлгәннән дә күп килде, башта бер өлеше тамашаны басып карап торды.

XS
SM
MD
LG