Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамазан чатырында гламур рухта мөслимәләр ифтары үтте


Рамазан чатырында гламур рухта мөслимәләр ифтары үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:03 0:00

Ел саен күренекле хатын-кызлар өчен оештырыла торган мөслимәләр ифтары быел көтелгәннән күбрәк кеше җыйды, соңрак килгәннәргә утырырга урыннар булмады. Чарада Рамазан аеның мәгънәсе турында сөйләшүдән тыш, хатын-кызларның күңелен күтәрә торган бүләкләр һәм мода күрсәтү дә булды.

Мөслимәләр ифтарын быел Җәннәт Минһаҗева исемле энтузиаст ханым һәм аның дуслары мөселман эшмәкәрләр берләшмәсе ярдәмендә оештырды. Алар чараны яшьләрчә итеп, матур һәм дәрәҗәле итеп уздырырга тырышты. Анда фотоссессия ясау өчен махсус фото төшерүчеләр дә чакырылган иде, бер флористик салоннан чыгыш ясаучыларга алма, груша һәм башка җиләк-җимештән бәйләмнәр бүләк ителде, яшь мөселман дизайнерның соңгы кием коллекциясен күрсәтү дә оештырылды, мөслимәләр селфилар да ясады, соңгы мода белән артларына биштәрләр асып килгәннәр иде.

Рамазанны белүдә ярышкан ханым бүләк алуга шатлана
Рамазанны белүдә ярышкан ханым бүләк алуга шатлана

Әлбәттә, мәҗлестә ураза аеның әһәмияте турында да чыгышлар булды. Чарада Иран консуллыгының хәләл җефете чыгыш ясады, "Гадел Русия" фиркасе һәм "Казан Кирмәне" музей-тыюлыгы җитәкчеләренең сәламләү хатлары укылды.

VIP кунаклар арасында Татарстан мөфтиенең тормыш иптәше Лола Сәмигуллина да булды.

Оештыручылар Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның җәмәгате Гөлсинә ханымга да чакыру җибәрелүен хәбәр итте. Әмма ул күренмәде.

Иң зур һәм илһамлы чыгышны "Йөрәктән йөрәккә" хәйрия фондының элекке җитәкчесе, казаннарга күбрәк элекке шәһәр башлыгы Камил Исхаковның кызы буларак таныш Тереза Камалова ясады. Аның чыгышы авыз ачу вакытына туры килде һәм ул сәхнәгә җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанованы да чыгарып аның белән бергә авыз ачу догаларын да укыды, тоткан уразаларны багышлау сүзләрен әйтте.

Рамазан чатырына ул көнне көтелгәннән дә күбрәк кеше килде, оештыручылар аңа әзер түгел иде. Соңга калучылар өстәмә өстәлләр, урындыклар алып, яңа табыннар корылганчы тамашаны аягурә карады. "220 кеше сыйдырышлы Рамазан чатырына сыймаган тагын 80ләп кеше якындагы кафега кереп авыз ачты", дип хәбәр итте оештыручылар.

XS
SM
MD
LG