Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:51

Киров өлкәсе губернаторы Никита Белых төбәк башлыгы булып калырга теләвен белдерә.

Киров өлкәсе губернаторы Никита Белых үзен зур сумнарда ришвәт алуда гаепләп тоткарлауны сәясәт белән бәйләнмәгән дип саный. Бу хакта ул The New Times журналы сорауларына җавап биргәндә әйтте.

Белых сүзләренчә, ул – оппозиция лидеры түгел, ә Киров өлкәсе губернаторы итеп сайланган дәүләт эшендәге түрә. Оппозициядә калган очракта система һөҗүменнән ныграк саклана алмас идегезме, дигән сорауга җавап биреп Белых: "Бу сәясәт белән бәйле түгел", дип белдерде. Ул шулай ук төбәк башлыгы булып калырга теләвен дә әйтә.

Белых 24 июньдә Мәскәүдә тоткарланды. Русия тикшерү комитеты вәкиле губернатор 150 мең евро алган дип белдерде, тикшерү белдерүенчә, бу акчалар 400 меңлек ришвәтнең өчтән бер өлеше булган. 25 июньдә мәхкәмә Белыхны ике айга сак астында калдыру карары чыгарды. Белых гаепләүне кире кага һәм үзен провокация корбаны дип белдерә.

Узган атнада "Новая газета" Белых һәм "Нововятски чаңгы ширкәте" хуҗасы Юрий Зюдхаймер белән очрашу турында язды. Әлеге очрашудан соң Белых тоткарланган иде. Газета язуынча, эшмәкәр губернатор белән акчаларны чиркәүләргә ничек тоту турында фикерләшкән. Пакетны алгач губернатор аны ачып карамаган һәм акчаларны да санамаган.

Адвокатлар гаепләүне шикаять итте. Кировта хакимият бинасы янында Белыхны яклап бер кешелек пикетлар узды.

XS
SM
MD
LG