Accessibility links

Русия Кырым турындагы резолюциягә протест белдереп утырыштан чыгып китте


Тбилисида Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасы парламентлары ассамблеясы утырышы бара. Русия Кырым, Абхазия һәм Көньяк Осетия турындагы резолюциягә каршы чыкты.

Дүшәмбе көнне Тбилисида барган Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасы парламентлары ассамблеясының 25нче утырышында Кырым, Абхазия һәм Көньяк Осетия турында резолюция тикшерелә. Аны Украина әзерләде. Русия вәкилчелеге резолюциягә каршы булуын белдереп утырыштан чыгып китте.

Резолюция проектында Кырымда кеше хокуклары, аерым алганда кырымтатарларның хокуклары даими бозылуы турында әйтелгән. Русия вәкилчелеге башлыгы, Дәүләт думасы депутаты Николай Ковалев аның эчтәлеген "кабул итәрлек түгел" дип атады. Проектның Абхазия һәм Көньяк Осетиягә караган өлеше "Русиягә каршы сәясиләштерелгән" диде.

Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасы ассамблеясы Европа, Азия һәм Төньяк Америкадагы 57 дәүләт парламентлары вәкилләрен берләштерә.

XS
SM
MD
LG