Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә 40 мең сумлык валютаны паспортсыз алыштырып булачак


Моңарчы 15 мең сумлык чит ил валютасын паспортсыз алыштырып була иде. Президент имзалаган канун нигезендә моннан соң 40 меңгә кадәр акча алыштырып булачак.

Русия президенты Владимир Путин "Җинаятьчел юл белән табылган акчаны юу һәм террорны финанслау" турындагы канунга кертелгән үзгәрешне имзалады. 15 июнь Дәүләт думасында, 29 июнь Федерация шурасында кабул ителгән канун нигезендә Русиядә 40 мең сумга кадәр чит ил валютасын паспорт күрсәтмичә алыштырып булачак. Әлеге үзгәреш бүгеннән үк гамәлгә керде.

Моңарчы 15 мең сумнан артык чит ил акчасын саткан яки сатып алган очракта паспорт күрсәтү кирәк иде. 100 мең сумга кадәр валюта сатып алырга паспорт кына җитә, аннан күбрәк акчалар белән эш итәргә теләүчеләрдән өстәмә документлар сорарга мөмкиннәр.

XS
SM
MD
LG