Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Кәлимуллин гаскәрдә дә ислам кануннары белән яшәвен әйтә


Айрат Кәлимуллин гаскәрдә дә ислам кануннары белән яшәвен әйтә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:55 0:00

Айрат Кәлимуллин гаскәрдә дә ислам кануннары белән яшәвен әйтә

Бераз мәчеттә мулла булып эшләгәннән соң килешү белән хәрби хезмәткә киткән Айрат Кәлимуллин Азатлыкка гаскәрдә дә дин кануннарын тотып яшәве турында сөйләде.

Казан шәһәренең дары заводында килешү нигезендә икенче ел хезмәт итүче Айрат Кәлимуллин 2006 елда Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлаган. Элек мәҗбүри гаскәрдә булып кайтканнан соң ул Мари Иле Республикасының Красногорский бистәсендә урнашкан “Нурулла” мәчетендә имам вазифаларын башкарган булган.

Хәрби хезмәттә булган мөселманнарга дин каннунарын үтәү авырмы? Азатлык аннан шул турыда сорашты.

– Ни өчен тормышыгызны хәрби хезмәт белән бәйләргә булдыгыз?

– Беренчедән, ул һәр ир кешенең бурычы – армиядә хезмәт итү. Икенчедән, бу шул ук эш, тик авыррак, чөнки монда корал тотарга кирәк.

– Сезнең намаз укуыгызга, ураза тотуга җитәкчелек ничек карый?

– Уңай яктан карыйдыр дип уйлыйм, чөнки мөселман кешесе эчми, тартмый, дөресен сөйләргә тырыша.

– Хезмәттәшләрегез арасында башка дин вәкилләре дә бар. Алар сезнең белән нинди мөнәсәбәттә? Ураза, намаз турында сораулар бирәме?

– Кайберәүләр шаккаталар: “Ничек шундый эссе көндә сусыз тора аласың”, диләр. Кайберәүләр кызыксыналар “ни өчен ашамыйсың, эчмисең”, дип.

– Каравылда торган вакытларда намазны калдырасызмы?

– Юк, намазларны калдырмыйм. Пәйгамбәребез Мөхәммәд әйткән бит: “Әгәр дә басып тора алмасаң, утырып укы, утырып укый алмасаң, ятып укы”, шуңа күрә, нинди хәлдә булсаң да, һәрвакытта намазны үтәргә кирәк. Безнең җитәкчелек аңлый, әгәр дә минем намаз керде дип,шалтыратып әйтсәң – мине алыштыралар. Каравыл бүлмәсенә кереп, тәһарәт алып намаз укырга рөхсәт итәләр.

– Җитәкчелек арасында ислам динендә булган кешеләр бармы?

– Әйе, бар. Без барыбер шундый дәүләттә яшибез – безнең дин аерылган дәүләттән. Бик ачык рәвештә күкрәккә сугып “Мин мөселман”, дип әйтергә яхшы да түгел, матур да түгел, ләкин мәчеткә йөрүчеләр, ураза тотучылар һәм исәнләшкәндә “әссәламәгаләйкүм” дип әйтүчеләр дә бар арабызда.

Армиядә хезмәт итеп ислам дине кануннарын үтәр өчен иң беренче гаилә булышлыгы булырга тиеш. Гаиләдән дә күп нәрсә тора, мәсәлән, хатының мөселманча киенергә тиеш. Ничек Коръәндә, сөннәттә әйтелгән – хатының да шулай үзен тотарга тиеш. Әгәр дә өеңдә ислам дине булса, синең урамда да, хезмәт юлыңда да ислам дине булачак. Хатының, туганнарың арасында булышучы булмаса, авырга төшә.

XS
SM
MD
LG