Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 23:03

Милли хәрәкәтне таркату өчен басым, куркыту көчәя


Милли хәрәкәт активистлары республика көнендә Казанда пикет уздыра

Милли хәрәкәт активистлары республика көнендә Казанда пикет уздыра

Чаллы "Азатлык" татар яшьләре берлегенә зур шәһәрдә бер бүлмә табылмый. Алар әле бер урынга, әле икенчесенә барып төртелә. Шәһәр түрәләре аларга яңа оешма төзеп, Дуслык йортына кереп утырырга тәкъдим итә. Казандагы милли хәрәкәт вәкилләренә исә җинаять эшен ачалар.

Чаллыдагы татар милли хәрәкәте һәрвакыт башка шәһәрләрдәгедән көчлерәк булды. Республикадагы татар яшьләре хәрәкәтенең иң куәтлесе Чулман аръягында иде. Мөстәкыйльлек өчен көрәш вакытларында да мәйдан Чаллы кызлары-егетләре белән тула иде. Кайчандыр унлап КамАЗ йөк машинасы, җиңел машиналары булган “Азатлык” татар яшьләре оешмасы бүген зар-интизар булып йөри, җыелышыр өчен хакимияттән бина яки бүлмә теләнүгә калды. Милли хәрәкәтне тулысы белән үз мәнфәгатьләрендә кулланган хакимият аларны ишетмәмешкә салыша, Чаллы “Азатлыгы" күтәргән мәсьәләләргә күз йома.

Хакимияткә курчак татар оешмасы кирәк

Чаллыда берничә яшьләр үзәге булса да, татар милли хәрәкәте өчен кечкенә бүлмә дә табылмый. Бина мәсьәләсе Чаллыда башлык булып торган Илдар Халиков вакытында да, аннан соң аны алыштырган Васил Шәйхразиев чорында да күтәрелгән. Бүген исә Чаллы мэры кәнәфиендә утырган Наил Мәһдиев белән милли хәрәкәт арасында хатлар алышу бара.

Шәһәр хакимияте шулай да бина турындагы хатка җавап биргән. Түрәләр “Азатлык”ка Чаллыдан берничә чакрым ераклыкта урнашкан "Эврика" мәдәният үзәгендә бүлмә тәкъдим иткән. Бүлмәне үзәктән бирү мөмкинлеге дә бар. Әмма бер шарт куялар. "Азатлык" тулысынча эшчәнлек юнәлешен үзгәртергә, яңа оешма булып теркәлергә тиеш. Шул чакта милли хәрәкәт вәкилләре Чаллының "Чишмә" дуслык йортыннан биреләчәк бүлмәгә кереп тә утыра ала. Бу хакта Чаллы шәһәр мэры Наил Мәһдиев имзасы белән шәһәр думасы депутаты Рузил Миңгалимовның мөрәҗәгатенә хат рәвешендә юлланган җавапта язылган.

Депутат Рузил Миңгалимовка шәһәр хакимияте биргән җавапның тел төбе шунда ки, милли мәсьәләләрне даими күтәреп торучы, татар мәнфәгатен яклаучы “Азатлык” кирәкми. Артык уңайсыз сораулар күтәрәләр, даими нидер таләп итәләр, "үзәк фирка" сәясете белән килешмиләр... Әмма "Азатлык" исемен, җисемен, юнәлешен үзгәрт дисә, бина да табылачак, татар яшьләре акчага да кытлык кичермәячәк. Курчак татар оешмасы дәүләт кушканны үтиячәк, аларның җырына ләббәйкә итәчәк. Бу – милли хәрәкәтне авызлыклауның бер ысулы.

Чаллыдагы "Азатлык" татар яшьләр берлеге рәисе Илмир Салих моны мыскаллау дип саный.

Илмир Салих

Илмир Салих

“Бина булмау милли хәрәкәт проблемы түгел, ә аерым оешманың мәсьәләсе. Чаллыда берничә яшьләр үзәге бар, әмма татарларга урын юк. Без ниндилер авылдагы бинада утырырга теләмибез. Без – бу шәһәрдә туган балалар, без – бу республика кешеләре. Татарстанның үсешен телибез. Даими күтәргән мәсьәләләр милли мәгарифкә бәйле. Бу мәсьәләләр бик мөһим. Татарча укыту, татар телендә тәрбия, белем бирү булмаса, телгә ясин чыгарылачак. Бу сорауларны Чаллыда бездән башка берсе дә күтәрми.

Хәзерге хакимият яшьләрнең ныгып китүеннән куркадыр дип уйлыйм. Артыгын таләп итәбез дип саныйлардыр. Күрмәмешкә салышу бар. Ничек кенә булмасын, эшебезне туктатмыйбыз, хөкүмәт безне ишетергә тиеш. Бүлмә бармы, юкмы – мөһим түгел, без юнәлешебезне үзгәртергә теләмибез. Күңелдә дәрт тә, көч тә бар, эшләргә омтылыш та зур. Хәзерге вакытта яшьләр милли хәрәкәтендә иллеләп кеше исәпләнә, даими актив катнашучылар исә 15-20 кеше”, диде Илмир Салих Азатлыкка.

Илмир әйтүенчә, милли хәрәкәт кенә түгел, башка иҗтимагый хәрәкәтләрнең дә активлыгы кимегән. Русиядә ватандашлык җәмгыяте юк, дип әйтә ул. Басым аркасында яшьләр дә "Азатлык" белән эш итәргә курка.

“Басым бар инде ул, аны сизәбез. Бу ачыктан-ачык башкарылмый. Әмма аерым кешеләрне чакырталар, сөйләшәләр. Безнең һәр адымны беләләр”, диде Чаллы “Азатлык” берлеге рәисе.

"Азатлык" прәннеккә алданмаячак"

Чаллы “Азатлык” берлегенең беренче рәисе Тәлгать Әхмәдишин 1990 елларда иҗтимагый хәрәкәтнең көчле чаклары бар иде, дип искә ала.

Тәлгать Әхмәдишин

Тәлгать Әхмәдишин

“Башта без дә аз идек, 15-20 кеше булдык. Аннары хәрәкәт бик тиз үсте. Хакимият белән каршылык булмады, чөнки анда да милли җанлы кешеләр шактый иде. Бина белән проблем булмады, 1990 елда 6нчы торак комплексында бина бирелде, анда ТИҮ белән бүлмәләрне бүлештек. Аннары башка чыктык – 17нче торак комплексында 6-7 бүлмәле зур бинада эш алып бардык. Сыймасак, “КамАЗ” мәдәният үзәген ала идек. Аннары “Заман” яшьләре үзәгеннән дә бүлмә бирделәр, тик моннан да төрле сәбәпләр табып 2000 елда безне чыгардылар. Шуннан бирле “Азатлык” бинасыз.

1990 елларда дәүләт ширкәтләре әле хосусыйлаштырылмаган иде, татар мөдирләре милли хәрәкәткә бик теләп ярдәм итте. Тора-бара егетләр дә эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлады. Вил Хәсәншинның файдасы күп тиде. Иҗтимагый хәрәкәт булсак та, унлап “КамАЗ”, 5-6 җиңел машинабыз бар иде. Ул хәрәкәт милке булды. Заманалар авырайган саен без аларны сата бардык, акчасын милли хәрәкәт эшендә кулландык.

Хәлләр Татарстан белән Русия арасында төзелгән шартнамәләр имзалангач мөшкеләннә башланды. 2000 елларда вазгыять кинәт үзгәрде, кысылдык. Милли хәрәкәттән кешеләрне дә чүпли башладылар. Кемдер җил кая таба искәнен чамалап үзе иҗтимагый эштән читләште, кемнедер куркытканнар. Путин килгәнче үк активистларга басым ясалу даими булган. Аерым кешеләрне чакыртып сөйләшүләр алып барылганын соңыннан гына белдек. Әмма халык таралышса да, төп кешеләр калды, милли идеягә тугры калып газетлар да чыгардык, интернетта да эш иттек”, дип искә ала Әхмәдишин.

Милли хәрәкәт ветераны әйтүенчә, бүген торгынлык, әмма тормышлар үзгәреп тә куярга мөмкин.

“Хакимият махсус безнең мөрәҗәгатьләргә игътибар итми, алар телгә дә, дингә дә битараф. “Азатлык”ка тәртипле, акыллы егетләр йөри, үз мөмкинлекләреннән чыгып эш итәләр. Әмма хакмият аларга юлны яба, күрмәмешкә салыша. Бары тик дәүләт тагарагыннан ашаган оешмаларга гына яшел ут. Бу – ялгыш фикерләү. Хакимият һәрвакыт үз ягына авыштырырга тырыша. Прәннек биреп кызыктырырга тырыша. Әмма “Азатлык” үз принципларына тугры кала. Тормышлар үзгәреп тә куярга мөмкин, милли хәрәкәт тарихында әле бер күтәлеш, әле бер торгынлык күзәтелә”, ди Әхмәдишин.

"Милли хәрәкәтне тыштан да, эчтән дә таркаталар"

Академик Индус Таһиров Азатлыкка XIX гасыр азагы-XX гасыр башындагы милли күтәрелеш вакытында милли хәрәкәткә тыштан да басым ясалган, эчтән дә таркатырга теләгәннәр, дип сөйләде . Басым ясау, куркыту, сергенгә җибәрүләр элек тә булган, өркетү ысуллары әле дә шулай кала бирә дигән фикердә профессор.

Индус Таһиров

Индус Таһиров

“Элекке вакыттагы милли хәрәкәт тә, бүгенге милләтпәрвәр кешеләр дә бер идея белән яна. Миләтне саклау һәм үстерү, дәүләчелекне торгызу, татарны дөнья мәйданына чыгару – татарның төп максаты. Кайсы гына чорны алма, мөстәкыйльлеккә омтылыш булган һәм бар. Аерым кешеләр, лидерлар калкып тора.

Милли хәрәкәтне төрлечә көчсезләндерү эше даими барган. XX гасыр башында кешеләрне дөньякүләм социалистик идеяләр камап ала. Татарлар да шуңа бирелә, бу начар йогынты була, чөнки милли хәрәкәтнең эчке системы таркала башлый. Милли лидерлар үзара сүзгә килә. Пролетариат диктатурасы алтын таулар вәгъдә итә, дәүләтчелек тә була дип алдыйлар. Мулланур Вахитов большевиклар ягына күчә.

Татар-башкорт республикасы идеясе өстән төшерелгән була. Бу –хакимият капкыны. Ә Идел-Урал штаты – халык теләге. Татар-башкорт республикасы Идел-Урал штатын бәреп төшерү өчен эшләнде. Бердәмлек булса, Идел-Урал штаты хәрәкәтен дә туктатып булмас иде, аны яклардай хәрби көч тә барлыкка килә бит. Әмма барысыннан да колак кагыла. Ягъни, тышкы яктан да милли хәрәкәтне таркату факторы була. Мулланур Вахитов, Мирсәет Солтангалиев, Шамил Усманов та соңыннан шураларны куып таратырга кирәкми иде дип үкенә, ләкин терсәк тешләргә инде соң була.

Милли хәрәкәт даими күзәтелеп тора. Мәсәлән, Галимҗан Баруди. Бу шәхес милли хәрәкәтне дини хәрәкәт белән берләштерүгә ирешә. Дини күтәрелеш Русиягә каршы көч дип таныйлар. Нәтиҗәдә Баруди Вологдага сөрелә", дип искә алды академик.

Таһиров фикеренчә, иҗтимагый хәрәкәт аякка басмыйча милли хәрәкәткә эшләү авырга төшәчәк.

"Әйе, Чаллыда да, Казанда да хәлләр сүлпәнәйде. Әмма, минемчә, халык көч җыя. Мин оптимист булырга тырышам, безнең яшьләр бар, дини күтәрелеш бар, алар милләттән йөз чөерми. Дин аркылы милләт тә канат җәяр дип саныйм.

Чаллы милли хәрәкәте һәрвакыт көчле булды. Алар көчле булганга, хакимият тә аларга таянды. Хакимият ныклап аякка баскач, милли хәрәкәт тә кирәкми башлады. Федераль үзәкнең хакимият вертикале дә үз эшен итте. Аның өчен иҗтимагый хәрәкәт тә дошман булып санала. Русиядә ватандашлык җәмгыяте юкка чыгарылды, шуңа күрә милли хәрәкәт тә ныклап аякка баса алмый. Бу татар милли хәрәкәтенең генә бәласе түгел. Иҗтимагый хәрәкәтнең сүзләренә игътибар итмиләр, аларны сәер кешеләр итеп күрсәтү күренеше бар”, дип сөйләде Индус Таһиров.

Басым көчәйгәннән көчәя

Милли хәрәкәт вәкилләре һәрвакыт күзәтү астында, соңгы елларда аларга карата җинаять эшләре дә күп ачылды.

Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов төрмәгә утыртылды. Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова шартлы рәвештә хөкем ителде. Милли хәрәкәт имамы Айрат Шакировка да мәхкәмә эше бара. Чират “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин белән “Алтын Урда” татар патриотлары фронты” рәисе Данис Сәфәргалига да җитте.

Данис Сәфәргали

Данис Сәфәргали

Сәфәргалинең энесе Диас Вәлиев инде узган атнада сак астына алынган. Данисның кайда булуы билгесез, аны эзлиләр. Азатлыкка аларның элекке адвокаты Руслан Гарифуллин Диас белән Данис хулиганлыкта гаепләнә, дип әйтте. Берничә көн элек гаилә адвокатны алмаштырган.

“Берничә ир кеше Татарстан Икътисад, идарә һәм хокук институтына караган көллият студентлары яшәгән тулай торакка кергән, хатын-кызларга мыскыллы сүзләр кычкырган. Алар Данисның хатыны, вахтер булып эшләгән Гүзәл Гобәйдуллинага суккан. Ә ул йөкле. Данис моны туктату өчен таныш булмаган ирләргә газ балоныннан сиптергән. Данисның абыйсы, тагын бер студент егет әлеге ирләргә суккан, чөнки тегеләр көч куллана башлаган.

Бу кешеләр студентларны тулай торактан чыгаруны таләп иткән, әмма үз таләпләренең кануни булуын дәлилләүче документ күрсәтмәгәннәр. Әлеге хәлдән соң тикшерү комитеты бертуганнар Данис белән Диаска карата җинаять эше ачкан”, дип сөйләде адвокат Гарифуллин.

Аның әйтүенчә, Данис Сәфәргалине эзәрлекләү "Алтын Урда" оешмасы белән бәйле булырга мөмкин. “Имеш, экстремистлар, ваһһабилар дип әйтәләр”, ди ул.

Бу хакта Азатлыкка Данис Сәфәргалиның хатыны Гүзәл Гобәйдуллина да сөйләде.

“Тикшерүче сез намаз укыйсыз, сез – ваһһабилар, мин сезне барыгызны да утыртып бетерәм дип куркыта. Бер студентның әти-әнисе тикшерүченең өстәлендә интернеттан “Алтын Урда” оешмасы турында чыгарылган кәгазьләрне күргән. Аларның әлеге оешма турында мәгълүмат җыюы безне борчый. Ни өчендер аны эзләүгә игълан иттеләр. Тотсалар, ябып куярлар дип куркам”, ди Гобәйдуллина.

Гарифуллин сүзләренчә, Данис Сәфәргали әле командировкада.

“Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин исә 2013 елда Казанда урыс неофашисты төркеме әгъзасы Сергей Журавлевка карата ялган мәгълүмат бирүдә гаепләнә. Әлеге хәл инде өч ел элек булса да, нишләптер, хәзер генә калкып чыкты. Шуңа бу гаепләүләрнең асылында Нәбиулинның ялган сөйләве түгел, ә милли хәрәкәттәге активлыгы булуы ихтимал.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG