Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Ураза гаетен бәйрәм итә


Казанның яңартылган Галиев мәчетендә беренче гает намазы узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:52 0:00

5 июль көнне мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итә. Азатлык Татарстанда бәйрәм чараларын күзәтеп бара.

Рамазан ае тәмамлануга мөселманнар Ураза гаетен билгели. Бәйрәм иртүк мәчетләрдә башланып китте. Мөселманнар вәгазьләр тыңлап, гает намазын укыды. Шуннан соң, өйләргә кайтып, туган-тумачаларны тәбрикләү, кунакларга йөрү, бүләкләр эләшү гадәте башлана. Бәйрәм табыннары әзерләнә, туганнар белән мәҗлесләр оештырыла.

Татарстанда төп намаз быел яңа ачылган Галиев мәчетендә узды. Намаз башланыр алдыннан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөфтияте резиденциясен ачу тантанасында катнашты. Түрәләр арасыннан бирегә килүчеләрдән Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров белән Казан мэры Илсур Метшин бар иде. 2015 елда башланган төзелеш барышында Галиев мәчете, өчкатлы мөфтият бинасы һәм Мөхәммәдия мәдрәсәсе комплексы булдырылды. Бәйрәмне фото һәм видеога төшерергә теләүче журналистларны мәчеткә кертмәделәр. Шуңа алар мәчет тирәсендә булган хәлләрне койма аша гына төшерергә тырышты.

Гает намазында халык күп иде, алар арасында Татарстан һәм Русиянең халык артисты Равил Шәрәфиев тә булды. Ул Азатлыкка "Гаеткә изге бәйрәмебезне, ата-бабаларыбызның йолаларын хөрмәт итеп, саваплар өмет итеп, мәңгелек тормыш турында уйланулар белән килдем", диде.

Мөфти Камил хәзрәт вәгазь укый
Мөфти Камил хәзрәт вәгазь укый

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның гает вәгазе бәйрәмгә багышланды. Шулай ук Русия һәм Татарстан президентлары котлау телеграмнары укылды. Камил хәзрәт шулай ук кичә Мәдинәдә узган терактка ризасызлык белдерде. Намаздан соң мөфти президентны яңа резиденциягә, чәйгә чакырды. Халык өчен чәй, коймаклар белән сый да мәчет ишегалдында әзерләнде.

Казанның Кол Шәриф мәчетендә Рамазан Гаете намазы укылды. Илфар хәзрәт кылдырган бәйрәм намазында мәчеткә сыеп бетә алмаган мөселманнар дини гыйбәдәтләрен мәчет тышында да башкарды.

Кол Шәрифтә Гает намазы укылды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:36 0:00

Казанның Мәрҗәни мәчетендәге Ураза гаетенә меңләгән кеше, милли активистлар, сәламәтлек саклау министры килгән иде. Гаетне Рамил хәзрәт Миңгәрәев алып барды. Мәрҗәнинең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин белән янәшә утырды.

Мәрҗәни мәчетендә Ураза гаете
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:15 0:00

Түбәндә әлеге гает намазыннан Азатлык фотогалереясен карагыз.

Татарстанның Арча шәһәрендә яңа төзелгән Шәрыкъ мәчетендә Ураза гаете уза. Йөзләгән халык бәйрәм намазын Ильяс хәзрәткә ияреп укыды.

Арчаның Шәрыкъ мәчетендә Ураза гаете
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:42 0:00

XS
SM
MD
LG