Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:52

"Эхо Москвы" хезмәткәрләре ФСБга сорау алуга чакырылган


"Эхо Москвы" радиосы баш мөхаррире Алексей Венедиктов

"Эхо Москвы" радиосы баш мөхаррире Алексей Венедиктов

"Эхо Москвы" радиосы баш мөхаррире Алексей Венедиктов һәм тагын берничә кешегә ФСБда сорау алуга чакырулар тапшырылды.

Федераль иминлек хезмәте "Эхо Москвы" хезмәткәрләренең журналист һәм сәясәт белгече Андрей Пионтковский белән язышкан хатларын тикшерер өчен алып китте һәм берничә кешене, шул санда баш мөхаррир Алексей Венедиктовны сорау алуга чакырды. Бу хакта ул үзенең Твиттер хисабында хәбәр итте.

"ФСБ бу тикшерү 2016 елның башында "Эхо Москвы" сәхифәсендә Андрей Пионтковский блогын бастыру белән бәйле, диде. Биш кешедән артык бер төркем ике сәгать чамасы тикшерү эшләрен алып барды", диде Венедиктов Твиттерда.

Тикшерү Пионтковскийның гыйнварда чыккан "Шартларга әзер бомба" ("Бомба, готовая взорваться") исемле язмасы тирәсендә бара. Анда автор Чечняга Русиядән чыгарга кирәк дип әйткән иде. Чечня депутатлары мәкаләгә протест белдергәннән соң ФСБ тикшерү башлады. Адвокат Марк Фейгин сүзләренә караганда, мәкаләдә экстремизм чаткылары табылган. Тикшерү башлангач та Пионтковский Русиядән китте. "Эхо Москвы" үз эшен дәвам итә.

XS
SM
MD
LG