Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Ураза бәйрәме


Уфада Ураза гаете
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:07 0:00

5 июль - Башкортстанда да ял көне, республика мөселманнары Ураза гаетен бәйрәм итә. Бәйрәм уңаеннан гает намазы республиканың барлык мәчетләрендә узды.

Уфада гает намазы алты, атап әйткәндә, Лалә-Тюльпан, Тукай, Гуфран, Хәмзә мәчетләрендә, Дим һәм Инорс бистәләрендәге Мәдинә мәчетләрендә узды.

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов быел гаеткә башка бик күп мәчетләр арасыннан Уфаның Дим бистәсендәге Мәдинә мәчетен сайлады.

Төп чара исә Лалә-Тюльпанда үтте. Анда вәгазьне Үзәк Русия диния идарәсе рәисе Тәлгать Таҗетдин укыды. Чара Русия үзәк телевидениесе аша туры эфирда күрсәтелде.

Тәлгать Таҗетдин
Тәлгать Таҗетдин

Башта мөфти бәйрәм котлаулары белән таныштырды. Алар Русия президенты Владимир Путин, хөкүмәт җитәкчесе Дмитрий Медведев, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Дагыстан һәм башка кайбер төбәк җитәкчеләреннән килгән. Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовның котлавында Ураза шәфкатьлелек, миһербанлык, ата-бабаларның рухи васыятьләрен искә алу бәйрәме дип аталган, сәламәтлек, тынычлык һәм изгелек теләнгән.

Ләла-Тюльпан мәчетенә гает намазына килүчеләр
Ләла-Тюльпан мәчетенә гает намазына килүчеләр

Мөселманнарны Ураза гаете белән Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов та котлады. Ләкин Тәлгать Таҗетдин аны телгә алмады. Рәхимовның котлавы бәйсез интернет сәхифәләрдә көн күрде.

Ләла-Тюльпан мәчетендә
Ләла-Тюльпан мәчетендә

Таҗетдин вәгазендә ураза тоту һәр мөселман өчен дәрәҗә һәм намус эше дип атады. “Ураза ул ач тору гына түгел, якыннарга изге гамәлләр кылу, кеше хәленә керү”, дип тә әйтте. Мөфти ислам хәлифәте төзү өчен янган кешеләрне исламга каршы эшләүчеләр дип бәяләде. Русиянең Сүриядә тынычлык миссиясе үтәвен билгеләде. Ислам академиясе булдырылачагы уңаеннан ил президенты Владдимир Путинга рәхмәт белдерде. Динара, милләтара дуслыкны ныгыту кирәклеген телгә алып, Уфада булып киткән чагында Русия патриархы Кирилл ясаган чыгыштан өзекләр китерде. Анда православлар һәм мөселманнар арасына чөй кагарга тырышучылар коткысына бирелмәскә чакырыла.

Лалә-Тюльпан һәм Тукай мәчетләре халык белән шыгрым тулы булды. Күпләр урын алу өчен иртән үк килгән. Мәчетләргә сыймаганнар намазлыкларын җәеп ихаталарны тутырды. Чарадан соң мәчет ихаталарында бәйрәм ашлары уздырылды.

Мәчет ихаталарында хәер сорап кулларын сузып торган мохтаҗлар быел башка еллардан азрак булды. Шуны да әйтергә кирәк, фитыр сәдакасы быел байлар өчен 250, урта хәллеләргә 150, калганнарга 50 сум дип билгеләнгән. Бер көн ураза тотмау өчен фидия 150 сум. Ай буе ураза тотмый гына фидия түләү хакы 4350 сум.

Гает намазы көнендә Уфада зур мәдәни чара да оештырылды. Ул “Ватан” паркында узды. Анда татар һәм башкорт эстрадасы артистлары чыгыш ясады. Алар арасында “Голос-дети”да чыгыш ясап танылган Сәйдә Мөхәммәтҗанова да чыгыш ясады.

XS
SM
MD
LG