Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:12

"Алабуга" махсус икътисади зонаның 10 еллыгына яңа завод ачылды. Тантаналы чараларда Татарстан җитәкчелеге һәм Мәскәү кунаклары катнаша.

Татарстанның "Алабуга" махсус бүлгесенең (зона) 10 еллыгына багышланган тантаналы чараларда Мәскәүдән Федераль салым хезмәте башлыгы Михаил Машустин, Мәскәү вице-мэры Марат Хөснуллин, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Бу көнгә туры китерелеп "Тракья Гласс Рус" исемле пыяла җитештерүче Төркия-Франция уртак ширкәте ачылды. Ширкәткә кертелгән инвестиция күләме 200 млн доллар.

Русиядә махсус икътисади зоналар булдыруны тәкъдим иткән Машустин алдагы елларга планнар белән таныштырачак. Июнь аенда Русия президенты Владимир Путин Русиядә табыш китермәгән 10 ирекле икътисади зонаны ябарга кушты.

Махсус икътисади бүлгеләр 2005 елның июленнән ачыла башлады. 2016 елның 1 гыйнварына 30 төбәктә 33 махсус икътисади бүлге бар иде.

Белешмә: "Алабуга" бүлгесе 2006 елда ачылган. Биредә эшләүче ширкәтләргә сәнәгать, инженер, транспорт инфрастуктуралары, салым һәм таможня ташламалары каралган. "Алабуга" бүлгесендә Ford, 3М, Rockwool, Air Liquide, Armstrong, Kastamonu заводлары эшли, 48 ширкәт теркәлгән, аларның 22се инде эшли, 5520 эш урыны булдырылган. Бүлгедән 13.8 млрд сум салым җыелган, 153.7 млрд инвтестиция кертелгән, аларның 100,2 млрд эшкә тотылган. Инфраструктурага 25.7 млрд сум дәүләт акчасы кергән.

XS
SM
MD
LG