Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәйге татар аланнары: кайсы бушка, кайсы акчага


"Сәләт" аланы. 2013 ел
"Сәләт" аланы. 2013 ел

Җәй челләсендә кемдер авылда ята, кемдер аланнарда ял итә. Республика бюджетыннан ел саен балаларның җәйге ялын оештыру өчен саллы акчалар бүленә. Азатлык Татарстанда татар балаларына җәйге ял ничек оештырлагын, күпмегә төшкәнен белеште.

Татар мохитендә балаларын ял иттерәм диючеләр татар аланнары юк дип зарлана алмый. Аларны республика хөкүмәте дә, төрле дәүләт оешмалары белән яшьләр хәрәкәтләре дә, татар балаларын үзгә, әмма милли мохиттә тәрбиялисе килгән энтузиастлар да оештыра. Бәяләр дә төрлечә. Кемдер финанслау җитәрлек түгел ди, кемдер татар балаларын хәләл ризык белән тукландыру проблемы бар ди .

"Хәләл кирәк дисәк, шунда ук бәяне арттыралар"

“Идел” яшьләр үзәге уздырган җәйге аланнар өчәү. “Милләтебез хәзинәләре”нең беренче аланы 1-9 июньдә узды. Анда Русия төбәкләреннән 60 бала ял итте. Хәзергә киләсе аланга әзерлек бара. 29 июль-11 августта узачак “Милләтебез хәзинәләре”нә 180 татар баласы киләчәк. “Идел” яшьләр үзәге урыннар юк, барысы да алдан хәл ителде ди. Финанслау кимемәгән, әмма артмаган да.

Ләйсән Сафина
Ләйсән Сафина

“Кызганыч ки, урыннар чикле. Болай да быел ике нәүбәт (смена) оештырабыз. Июль азагында башланачак “Милләтебез хәзинәләре”нә Русиянең 20 төбәгеннән, Казакъстаннан да киләләр. Татарстан балаларына да урын табылды. Биредә татарча мохит. Татар телен өйрәнү дәресләре уза, тарих, дин, татар халык ашлары, җыр һәм бию, DJ остаханәләре оештырылачак. Казанга сәяхәтләр, көн саен кичке мәдәни чаралар булачак, “Татар егете”, “Татар кызы”, “Танцпол йолдызы” бәйгеләре дә каралган.

Безнең аланнарның көннәрен, балалар санын да киметмәделәр. Финасналауны да кисмәделәр. Әмма чыгымнар күп, бөтен әйбер кыйммәтләнде бит. Дәүләттән “Лето” програмы нигезендә акча бүленә, алар алан уза торган туристик, ял итү базаларына турыдан-туры бирелә.

14 көнлек алан чынында җан башына 16 мең сумга төшә. Балаларның ата-аналары исә юлламаны 8300 сумга сатып ала. Аның 3920 сумы турыдан-туры “Волга” яшьләр үзәгенә бирелә, ә 4 меңе – “Идел” яшьләр үзәгенә. Болар транспорт, экскурсияләр, типография чыгымнарын каплауга тотыла. Калган өлеше дәүләт казнасыннан түләнә.

Аланнар кайда гына узмасын, ашау хәләл. “Волга”да андый проблем юк. Каядыр башка урында уздырып, ашауны хәләлне сорасак, бездән акчаны каера башлыйлар. Югыйсә хәләл итне Автсралиядән дә алып кайтмыйлар, Казанда аңа кытлык юк. Аланнарда хәләл туклану куелырга тиеш, мәктәпләргә кертелде бит. Татар аланнары күп бит, ә аларга барысына да хәләл кирәк.

Бер уйласаң, чыгымнар азрак булырга тиеш, “Волга” яшьләр үзәге хөкүмәтнеке, аны “Татнефть” татар яшьләренә бүләк итте. Әмма Татарстан хөкүмәтенең җәйге яллар турында карарында юллама бәясенең 15-50 процентын ата-аналарның түләве тәшкил итә дип язылган. Элек ул 15 процент кына иде. Узган ел ул кинәт кенә күтәрелде. Әмма ата-аналардан яңадан акча җыймадык”, дип сөйләде Азатлыкка Ләйсән Сафина.

Татар яшьләре көннәре исә 11-17 июльдә та узачак. Бу 21нче тапкыр уза торган чара. 150 кешегә җиде көнлек програм әзерләнгән. Бу чарада катнашыр өчен 3500 сум акча түләргә кирәк.

Хөкүмәт читтәге балаларны бушлай ял иттерә

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы да ел саен татар балалары өчен җәйге аланнар уздыра. Биредә Русия төбәкләреннән килүче милләттәшләребезгә өстенлек бирелә. Быел җәй дәвамында 2 меңнән артык бала ял итәчәк. Министрлыкның төбәкләр белән хезмәттәшлек бүлеге мөдире Гөлия Мусина әйтүенчә, аланнарда ял итү барысы да бушка. Аланнарга акча Татарстанның “Лето” һәм телләр үстерү дәүләт програмнары нигезендә бүленеп бирелә.

“Бүләк” аланы. Бу алан Актанышта өч нәүбәт дәвамында уздырыла. Беренчесе 1-18 июньдә узды, хәзер икенчесендә балалар мәш килә. Өченчесе 16 июль-2 августта узачак.

“Әлеге вакытта 200 бала ял итә. Алар Русиянең 31 төбәгеннән, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Казакъстаннан да килгәннәр. Аланнарның төп максаты татар теленә өйрәтү. Татар телле мохиттә моны башкару җиңел. Дәресләрне КФУ укытучылары оештыра. Моннан тыш балалар өчен җыр-бию, тарих осханәләре оештырыла”, дип сөйләде Азатлыкка Гөлия Мусина.

“Агыйдел” аланы. Анысы да Актанышта 10-23 августта уза. Аның үзенчәлеге проектлар эшчәнлегенә нигезләнә. Бирегә эләгүчеләр башта Агыйдел.рф сайтына теркәлеп, проектларын тәкъдим итә, сайлап алынган бәхетлеләр аланга эләгә. Проектлар физика, робототехника, нанотехнологияләр, әдәбият белән телгә дә бәйле булырга мөмкин. Бу алан да ике нәүбәттә уза. Биредә барлыгы 400 бала ял итәчәк.

“Дуслык” аланы. Бу аланда Русиянең 26 төбәгеннән 235 татар баласы ял итәчәк. Ул Казаннан ерак булмаган “Костер” ял итү базасында уза. Бу алан да татар теленә багышланган. Башкалага якын булгач, биредә Казанга сәяхәтләр күп оештырыла. Аның узу вакыты – 21 июнь-8 июль.

"Болгар. Туган тел" аланы. 2016 ел
"Болгар. Туган тел" аланы. 2016 ел

“Болгар. Туган тел” аланы 17-23 июньдә узды. Биредә Татарстан белән Русия төбәкләреннән 850 татар бала катанашты. Бу – Болгарда узган чатыр аланы.

“Без – Тукай оныклары” аланы Кырлайда 4-10 июльдә уза. Монда күбрәк иҗат белән илһамланган 150 татар баласы ял итә.

“Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган төрле җәйге аланнарда барлыгы 2070 бала ял итәчәк. Былтыр 1700 баланың күңелен күрдек. Киләсе елга 2500 балага оештырырга ниятлибез. Финанслауга килгәндә, “Лето” програмы аркылы һәр балага 699 сум тиешле. 2070 бала килә икән, хөкүмәттән якынча 1 млн 500 мең сум бүленә. “Болгар. Туган тел” белән “Без –Тукай оныклары” аланнары бюджеты 8,5 млн сум. “Дуслык” аланы 2,5 млн сумга, “Агыйдел” белән “Бүләк”аланнары 4,8 млн сумга төшә”, дип хәбәр итте Гөлия Мусина.

Ашауга килгәндә, Актанышта узган аланнарда ашау тулысынча хәләл, әмма башкаларында ничек булганын Мусина өздереп әйтә алмады.

"Балалар өчен аланның милли рухта булуын телибез"

"Шаяннар һәм тапкырлар" аланы. 2013 ел
"Шаяннар һәм тапкырлар" аланы. 2013 ел

“Шаяннар һәм тапкырлар клубы” аланы быел Казаннан ерак булмаган Озерный бистәсенең “Пионер” базасында 13-30 августта уза. Бу алан 120 баланы каршы алырга әзер. Узган елларда төбәк балалары да “ШТК” аланында ял итсә, быел Татарстан балалары белән генә чикләнәләр. Оештыручылар моны ял итүчеләргә юл чыгымнарын күтәрү авырга төшүе белән аңлатты. Шуны әйтергә кирәк: аны оештыручылар – төрле уку йортларында белем алучы студентлар. Балалар өчен татарча "Шаяннар һәм тапкырлар" уеннарын үзара акчалар җыеп оештыралар. Җәй көнне дә аларны күз уңыннан югалтмыйча аларны татар мохитендә яшәтер өчен тырышлык салалар.

“Безнең аланга 10нчы сыйныфка кадәр яшьтәге балалар килә. Җәйге яллары мили рухта узуларын телибез. Без мәгърифәтчелеккә басым ясыйбыз. Төрле чараларны да кызыклы ясыйбыз, күңелләрендә сеңеп калсын өчен. “ШТК” аланында тулысынча татар телле мохит”, дип сөйләде аланны оештыручы Алина Әкрамова.

Биш тапкыр туклану каралган, ашау хәләл. Ял итү бәясе – 7500 сум.

Керәшен татарларына да аерым алан бар

“Айбагыр” аланы Мамадыш районында, Чулман елгасы буенда “Кама” ял итү базасында 18-24 июльдә узачак.

"Айбагыр" аланында ял итүче балалар
"Айбагыр" аланында ял итүче балалар

Алан керәшен татар балалары өчен тәгаенләнгән. Аланда ял итүчеләр – 10-16 яшьтәге иҗат белән шөгыльләнүче 75 керәшен татар баласы. Алар өчен ял кызыклы оештыру тәҗрибәле әйдаманнар җилкәсендә, дип хәбәр итә “Туганайлар” газеты мөхәррире Людмила Белоусова. Юллама бәясен исә алар әйтмәде.

"Сәләт" уздырган 20 аланда 3 мең бала ял итә

“Сәләт” хәрәкәтенең аланнары җәй дәвамында Татарстан буйлап эшли. Саба районында “Байлар Сабасы”, Спасста “Болгар”, Буада “Гайрәт”, Лаешта “Раушан”, “Эшмәкәр” белән “Шәхес”, Әтнәдә “Рухият”, Биектауда “Иске Казан”, Алексеевскида “Биләр каласы”, “Санак”, “Осталар бистәсе”, “Имәнкәй”, Бөгелмә, Чаллы, Азнакайда һәм башка җирләрдә дә аланнар оештырыла. Чуашстанның Батыр районында “Батыр”, Башкортостанның Туймазы районында “Кандракүл” аланнары эшли.

Барлыгы – 20 алан. Алар дүрт нәүбәткә бүленә. “Сәләт” клубы президенты Айгөл Габрахманова Азатлыка җәй дәвамында 3 меңгә якын балага кызыклы ял оештырыла дип әйтте. “Сәләт” аланнарына эләгергә теләүчеләргә әлегә мөмкинлекләр бар, өченче нәүбәткә ял итәргә теләүчеләр исемлеге төзелә.

"Сәләт" форумы. 2013 ел
"Сәләт" форумы. 2013 ел

Президент Рөстәм Миңнеханов “Сәләт”кә Биләрдә яңа база бүләк итте. Биредә “Фәнсар” уку-укыту үзәге урнашты. Дүрт нәүбәт дәвамында балалар ял да итә дә, укый да. Шушында ук елдагыча "Сәләт" фестивале дә үтәчәк. Анысы 9-14 июльдә уза.

Өченче нәүбәттә биредә “Санак” аланы оештырыла. Моңа кадәр ул Лаеш районындагы “Йолдызлы” аланында булды.

Быел яңа аланнар барлыкка килде, шуларның берсе –“Осталар бистәсе”. Биредә кул эшләнмәләре белән мавыгучыларны тупладык. Беренче тапкыр “Сәләт” аланы Чаллыда уза. Тагын бер яңалык – август аенда узачак "Иске Казан" фестивале.

Безнең иң зур байлык ул – балалар турында мәгълүмат базасы, анда 4 меңгә якын бала теркәлгән. Кем кайда тели, кайсы аланга бара – бер сайтта башкарыла. Бер бала җәй дәвамында берничә аланда ял итә ала.

“Сәләт”нең бер аланында 40 бала да булырга мөмкин, иң зур аланда 220 бала туплана. Бәяләр дә төрлечә. Бу ял итү вакытына да, ял итү базасы шартларына да, әзерләнгән програмга да бәйле. Мәсәлән, районнарда узган аланнардагы чыгымнарның күп өлешен район хакимияте үз өстенә ала. Шуңа күрә андагы юлламалар да 2500 сум була. “Йолдызлы” базасында узучы аланнар кыйммәтрәк, мәсәлән, “Фәнсар”ның бәясе –14 мең сум”, диде Габдрахманова.

Оештыручылар өченче нәүбәткә эләгергә теләгәннәрнең selet.biz сайтына кереп теркәлү узып күңеленә хуш килгән аланны сайлый алуын белдерде.

XS
SM
MD
LG