Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 15:01

Турхан Дилмач: "Бәйрәм ул – яңа өметләр"


5 июльдә Ураза гаете уңаеннан Төркиянең Казан баш консуллыгы бәйрәмләшү чарасы оештырды. Азатлык сорауларын җаваплаган баш консул Турхан Дилмач, бу бәйрәмнең Төркия-Татарстан мөнәсәбәтләренә яңалыклар, яхшылыклар алып килүен теләде.

Гает уңаеннан Төркия баш консуллыгында быел да гадәттәгечә бәйрәмләшү чарасы уздырылды. Тик быелгы бәйрәмләшү башка елларга караганда кичке якта үтте. Чөнки көндез "Алабуга" махсус бүлгесендә (зона) эшләүче "Тракья Гласс Рус" исемле пыяла җитештерүче Төркия-Франция уртак ширкәте Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановака һәм Мәскәү кунакларына тәкъдим ителде. Казандагы Төркия баш консулы әнә шул чарада катнашты.

Казан баш консуллыгы бинасында үткән бәйрәмләшүгә Казанда яшәүче төрек ватандашлары белән беррәттән татарстаннар да килде.

Баш консул бу чарага төрекләр белән казанлы дусларының да килүенең аеруча шатлыклы вакыйга булуын билгеләп үтте.

"Белүегезчә, бәйрәмнең мәгънәләреннән берсе – яңа өметләр. Без Рамазан бәйрәме Төркия-Русия мөнәбәтләренә һәм аның кысаларында Төркия-Татарстан хезмәттәшлегенә яңалыклар, яхшылыклар китерер дип өметләнәбез. Бүген Алабуга махсус икътисади бүлгесендә хөрмәтле президент Миңнеханов андагы төрек инвестицияләренең берсе булган "Шишәҗам" ширкәтен барып күрде. Алла боерса, киләсе айларда Төркиядән киләчәк рәсмиләр белән бергә әлеге ширкәтнең рәсми ачылыш тантанасын да уздырачакбыз. Мин гает уңаеннан татарстаннарның, казаннарның бәйрәмен чын күңелдән котлыйм", дип белдерде Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач.

XS
SM
MD
LG