Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иркутскида Ил-76 һәлакәтендә очучы гаепле булырга мөмкин


Тикшерүчеләр Иркутски өлкәсендә Ил-76 казасы очучы хатасы сәбәпле булырга мөмкин дип саный.

Тикшерү нәтиҗәләре белән алдан танышкан "Коммерсант" басмасы Ил-76 очкычы һәлакәтендә очучы Леонид Филин гаепле булырга мөмкин, дип язып чыкты. Кара тартмалардан алынган мәгълүматкә караганда, очкыч җиргә кисәк төшмәгән, идарә очучы кулында булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерүче очкычы тиешле урынга барып җиткәнче 42 тонна су белән җиргә төшкән, дип хәбәр итә басма.

Тикшерү комитетының Көньяк Себер идарәсе һәлак булган экипажны тикшергәч каннарында алкоголь табылмаганын белдерде. Һәлакәтнең төп ике сәбәбе: очучы хатасы һәм очкычның төзек булмавы әйтелә. Алдан Гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков очкычның төзек булганын әйткән иде.

Иркутски өлкәсендә янгыннар сүндергән Ил-76 очкычы 1 июль югалды. 3 июль коткаручылар җимерелгән очкыч калдыкларын тапты. 10 кешелек экипаж һәлак булды.

XS
SM
MD
LG