Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:27

Русиядә тикшерүләр вакытында тагын 33 аланның рөхсәтсез эшләве ачыкланган.

Русиядә 2016 ел башыннан мәхкәмә карарлары белән 46 балалар аланы ябылган. Тагын 33 җәйге аланның рөхсәтсез эшләгәне ачыкланган.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова бу саннарны бүген Дәүләт думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитеты утырышында әйтте. Канунсыз эшләгән аланнар беркайда да теркәлмәгән булган.

2015 елда балалар ялын оештыруда канун бозу өчен 15 җинаять эше ачылган, 2016 елда мондый җинаять эше инде 11 булган. Попова сүзләренә караганда, Карелиядә булган фаҗигадән соң "башка аланнарда да тиз чишелергә тиешле проблемалар табылган". Карелиядә 18 июнь 14 бала батып үлде. Карелия фаҗигасеннән соң Татарстанда да җәйге аланнарда контроль көчәйтелде.

XS
SM
MD
LG