Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:21

Урыс милләтчеләре, Русия Дәүләт Думасы сайлавы якынлашканнан файдаланып, милли республикаларда урыс телен укытуны арттыруны таләп итә һәм бу турыда канунны үзгәртүне сорый.

Милли республикалар мәктәпләрендә урыс телен укытуны арттыру өчен тырышып йөрүче бер төркем урыслар Русия Дәүләт Думасына сайлау якынлашудан файдаланып, парламенттагы партия җитәкчеләреннән урыс телен укыту өлкәсендә канунны үзгәртүне таләп итә. Алар урыс телен кануни рәвештә ана теле буларак укытырга һәм норматив актлардан “ана теле булмаган урыс”, “урыс булмаган ана теле”, “урыс теле чит тел буларак” дигән билгеләмәрне алып ташларга чакыра.

Моннан тыш бу төркем “Русиядә мәгариф турында”гы федераль канунга үзгәрешләр кертүне сорый. Анда алар Русиядә дәүләт телен укыту һәм өйрәнү укучыларның мәнфәгатьләрен истә тотып, ата-аналар теләге һәм ризалыгы белән, Русиянең дәүләт теле булган урыс телен укытуга зыян салмауны истә тотып эшләнергә тиеш дип бара.

Әлеге мөрәҗәгатьне имзалаучылар арасында республикада милли телләр укытуны күрә алмаучылар буларак билгеле Башкортстан урыслары соборының мәгариф һәм тел сәясәте комитеты рәисе Виктор Афанасьев, Татарстан урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов, Бурят телен ихтыяри укыту ата-аналар хәрәкәте координаторы Ирина Гнеушева, коми телен ихтыяри өйрәнү ата-аналар хәрәкәте координаторы Андрей Былина һәм тагын берничә кеше бар.

Бу төркемнең Русиянең милли республикаларында милли телләр укытылуга күптән эче пошып килә. Чираттагы мөрәҗәгатьтә дә алар бу проблемны Дәүләт Думасында яхшы белүләрен, әмма бернинди хәрәкәт кылмауларыннан зарлана.

“Милли республикаларда урыс телен укыту өлкәсендә иң четерекле хәл Татарстанда. Татария һәм тагын кайбер төбәкләрдә тел мохите булмаган шартларда да мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, “милли” телләрне уку мәҗбүри булып кала, гәрчә ата-аналар моны теләмәсә”, диелә “Русская народная линия” бастырган әлеге мөрәҗәгатьтә.

Имеш милли булмаган республикада балалар урыс телен күбрәк өйрәнсә, милли республикаларда үсеп килүче буын моннан мәхрүм икән. Үзләрен урыс теле өчен көрәшеп йөрүчеләр дип атаучы бу төркем моның бөтен проблемы тел өлкәсендәге федераль канунның камил булмавында дип зарланып Дума депутатларына шелтәләр белдерергә ашыга. Канун чыгаручыларның бу мәсьәләгә битараф каравын сайлаучылар бары тик Русиянең иң төп кыйммәте булган урыс теленә төкереп каравы дип кенә бәяли аладыр?", ди алар.

Мөрәҗәгать авторлары Русиядә “мондый шартларда “милли республикаларда” урыс теле һәм милләтара мөнәсәбәтләр өчен җаваплылык” нәкъ “Бердәм Русия” фиркасе җитәкчесе Дмитрий Медведев, КПРФ фиркасе башлыгы Геннадий Зюганов, ЛДПР рәисе Владимир Жириновский, “Гадел Русия” фиркасе башлыгы Сергей Мироновта дип саный.

“Аларның бернинди гамәл кылмавы “илдәге социаль проблемнарны хәл итү өчен “системалы” сәяси структуралар институтының бернигә ярамавын күрсәтә”, диелә мөрәҗәгатьтә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG