Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эльдар Шабанов: Казаннан килгән кодалаучылар кая югалды?


Эльдар Шабанов: Татарстаннан Кырымга килгән кодалаучылар кая югалды?
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:49 0:00

Кырымтатар милли хәрәкәт ветераны Азатлыкка Кырымдагы хәлләр турында сөйләп “без халыкны югалтмас өчен, аның белән бергә булу өчен аңа дөрес мәгълүмат бирергә, халык белән эшләүдә элеккеге ысулларны кулланырга тиешбез, совет чорындагы кебек урам-урам халык жыелышларын башларга кирәк”, диде.

"Безнең милли хәрәкәтебезнең бик бай тәҗрибәсе бар. Бу тәҗрибә ахыргача кулланылмады. Бүгенге көндә барлык нәрсә шундый төшенкелек хәлендә, барлык нәрсәне яңадан башларга кирәк. Халыкның фикерен белеп, аның ризалыгын алып хатлар язып юлларга кирәк.

Путин чыгарган фәрман бар, аны танытырга кирәк. Бу фәрманны бәлки чыннан да санга сукмыйлардыр, ә бәлки ул чыннан да шундый фәрмандыр. Бездә бу фәрманда нәрсә язылганын беркем белми. Бу фәрман артында йөзләп төрле "подзаконный актлар" була, ә халык бер нәрсә белми.

Бу нинди фәрман соң. Бүген фәрман чыга ә иртәгә автоматлар белән битлекле кешеләр мәчәтләргә басып керә? Бу фәрманнан соң бездә кешеләр югала, кешеләрне утырталар, мәчетләргә бара алмыйбыз, мәчетләрдә дистәләрчә, йөзләрчә кешеләребезне тоткарлыйлар, кулга алалар.

Безгә 2014 елның башында кодаларга килгән кешеләргә мөраҗәгать итәргә кирәк. Алар арасында Русия мөселман руханилары, Татарстан президенты үзе дә килгән иде. Менә мин кырымтатар кешесе буларак алардан бернинди ризасызлык ишетмәдәм. Алар монда нәрсә булганын белмиләрмени? Бик яхшы беләләр, ләкин мин алардан бернинди борчылу сүзен ишетмәдем. Нәкъ шулай итеп мин моны хакимияттә утырган үзебезнекеләрдән Ремзи Ильясовтан, Заурдан, Бальбектан, башкаларыннан да ишетмәдем. Шул ук хаталар, юк хаталар түгел, шул ук җинаятьләр дәвам итә.

Шул ук Кырымга ясалган азык-төлек блокадасыны кырымтатарлар түгел, Украина ясарга тиеш иде, ә инде барлык матбугат моны кырымтатарлар эшләде дип безне гәепләгән кебек язып чыкты.

XS
SM
MD
LG