Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:48

Удмурт телендә интернет проектлар бәйгесе игълан ителде


ВКонтакте сәхифәсендә "Удмуртлык" төркеме тамгасы

ВКонтакте сәхифәсендә "Удмуртлык" төркеме тамгасы

Удмуртиянең милләтләр эшләре министрлыгы удмурт телендә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә бәйге игълан итте.

Мәгълүмати технологияләр белән эшләүче белгечләрне удмурт телен саклау, үстерү һәм популярлаштыру эшенә җәлеп итү максатында Удмуртиянең милләтләр эшләре министрлыгы интернет проектлар бәйгесе игълан итте. Авторлар удмурт телендәге проектны тормышка ашырыр өчен күп дигәндә 250 мең сум сорый ала, диелгән министрлыкның белдерүендә.

Әлеге бәйге 2014-2020 елларда "Русиядә яшәүче халыкларның милли мәдәни үсешен һәм бердәмлеген ныгыту" програмы кысаларында игълан ителде. Тәкъдимнәр 25 июльгә кадәр кабул ителә.

Апрель аенда Яндекс.Тәрҗемәче хезмәтенә удмурт теле өстәлде. Яндекс ширкәте хәбәр иткәнчә, удмурт теленә тәрҗемәләрне шактый күп кулланучылар эзли, шуңа күрә базага нәкъ бу тел өстәлгән.

XS
SM
MD
LG