Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алабуга ТИҮе: Путинның сүзе бер, ә гамәлләре татар дөньясына каршы


Алабута татар активистлары утырышы
Алабута татар активистлары утырышы

Алабуга татар иҗтимагый үзәге вәкилләре милләт мәнфәгатьләренең кысыла баруына борчылып, махсус утырыш уздырды. Коммунистлар бүлмәсендә узган әлеге җыенда Фәндәс Сафиуллинның “Татар дөньясы, үз сүзеңне әйт!” дигән язмасына теләктәшлек йөзеннән мөрәҗәгать кабул ителеп, имзалар җыю башлануы да белдерелде.

Татарның бүгенге хәлен авыр, борчу белдерерлек дип саный Алабуга ТИҮе рәисе Рәфыйк Мәхмүдов. Үзенең чыгышында ул башка фикерләр дә җиткерде.

“Гает бәйрәме бара. Шуңа да карамастан, без чираттагы утырышны уздырабыз. Чөнки милләтебез өчен борчулы хәлләр туып кына тора. Татарга, ислам диненә Русия дәүләте басымны көннән-көн көчәйтә, эзәрлекләүләр дә арта. Хәзер инде татар дөньясы шул хәтле кризиска терәлде, без дә менә аптыраган хәлдә махсус утырышлар уздырып ятабыз. Без телебезне, мәгарифне саклау, яклау турында мөрәҗәгать кабул итеп, шуңа имзалар җыю эшен дә башлап җибәрдек. Безгә барлык юлларны яба торалар. Патша заманнарында ук Казан университетында шәрыкъ факультеты булган. 19нчы гасыр урталарында аны Петербурга күчерәләр. Биредә кафедра гына ясадылар. Анысы да билгесезлек астында. Бүген татарлар өчен мөгәллимнәр әзерләүче урта яки махсус югары уку йорты юк. Алга таба да өмет юк. “Звезда Поволжья” газетында тәҗрибәле, көчле сәясәтче Фәндәс Сафиуллинның “Татар дөньясы, үз сүзеңне әйт!” дигән мәкаләсе чыкты. Ул язма бик төпле, мәгънәле. Әлеге мәкалә безне алда әйтелгән мөрәҗәгатьне язарга этәрде дә инде. Фәндәс Сафиуллин Бөтендөнья татар конгрессында Путин әйткән сүзләрне дә куллана: “Полная дурь и бред, если кто-то где то запрещает в многонациональной стране родной язык или препятствует этому...”

Илдәге вазгыятьне Фәндәс Сафиуллин шушы сүзләргә таянып та тәнкыйтьли. Путинның сүзләре бертөрле, ә гамәлдәге эшләре татар дөнясына каршы. Шушы хәл безне нык борчый. Бу Русиянең икейөзлелеген күрсәтә. Хәзер кемгә ышанырга да белмибез. Әгәр Татарстан Дәүләт Шурасы махсус утырыш оештырып татар теле, дин проблемнарын күтәреп кабыргасы белән куйса, тиешле резолюцияләр кабул итсә, менә шул чакта бездә нинди дә булса өмет уяныр иде”, дигән сүзләрен җиткерде бу утырышта чыгыш ясаган Рәфыйк Мәхмүдов.

Фикер белдерүләргә Алабуга ТИҮе әгъзасы Нәкыйп Шәргыев тә кушылды: “Татар мәнфәгате өчен бары татар иҗтимагый үзәге вәкилләре генә көрәште һәм көрәшә. Күпсанлы оешмалар милли проблемнарны күтәрсә, Русиядә милләтләргә каршы эшли торган фәрманнар, кануннар кабул ителмәс, түрәләр дә ана телен яклап сүз кузгатса, мондый вазгыять тумас иде. Мин менә, ТИҮ һәм аның берничә бүлеге генә татар өчен көрәшә, дигән фикергә килдем”, диде Нәкыйп Шәргыев. Аның сүзләре белән килешүчеләр дә булды.

Сөйләшүне дәвам итеп, милли мәнфәгатьләр өчен башка көрәшүчеләрнең булмавын белдерделәр: “Дин өчен хәзрәтләр дә көрәшергә тиеш. Алар көрәшми. Бар эш ТИҮ вәкилләренә кала. Безне нык кына эзәрлеклиләр дә”, диелде. Мисал итеп, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар Фәүзия Бәйрәмованың ике тапкыр хөкем ителеп хокукларын чикләү, Айдар Хәлимгә тикшерү комитетының эш ачуы, Чаллы ТИҮ рәисе Рәфис Кашаповның төрмәдә утыруы әйтелде.

Әлеге утырышта урыс шовинизмының көчәя баруына да борчылу белдерелде. “Менә Путин Татарстанга килеп матур-матур сүзләр әйтеп китә. Ләкин аның әйткәннәрен дә тормышка ашырырга ирек бирмәүчеләр бар, күрәсең. Ул Жириновскийлар, башкалар Дәүләт Думасында Путинны нык чикли торганнардыр. Ә безнең дәүләт җитәкчеләре куркак куян булып калды. Алар эндәшергә дә курка, үз халкын якларга да атлыгып тормый. Байлыкларын югалтудан куркалар. Шушындый вазгыятьтә без ике ут арасында калдык. Җитәкчеләр көрәшмәгәч, халык ни майтара ала инде” дигән төшенкелек билгеләре дә күренде әлеге утырышта.

Алабуга ТИҮе утырышы Ленин, Сталин портретлары, бюстлары, кызыл әләмнәр, өндәмәләр белән тулы бүлмәдә узды. Утырышта катнашучылар Русия ягыннан басым көчәйгәч, җирле хакимиятләрнең дә бәйләнә башлаулавын, нәтиҗәдә эш бүлмәсен тартып алуларын искә төшерделәр. Ләкин Алабугада милләт учагын сүндермәү максатыннан, коммунистлар белән сөйләшеп, вакытлыча гына булса да, атнасына ике сәгатькә дип, урын сораганнар. Коммунистлар каршы килмәгән. “Без Сталин сәясәтен якламыйбыз. Коммунистлар белән бу темага бәхәскә дә кермибез. Аларның бүлмәсе. Элгәннәр икән, торсын. Безнең анда эшебез юк. Иң мөһиме – учакны сүндермәдек”, диделәр биредә.

XS
SM
MD
LG