Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:35

РБК мәгълүмат һолдингына җитәкчеләр итеп дәүләтнеке булган ТАСС хәбәр агентлыгында эшләгән Елизавета Голикова һәм Игорь Тросников билгеләнде.

РБК медиа һолдингы җитәкчеләре итеп Елизавета Голикова һәм Игорь Тросников билгеләнде. Бу хакта агентлык хезмәткәрләренә рәсми хат килгән, дип яза "Ведомости". Голикова һәм Тросников икесе дә дәүләт контролендә булган ТАСС агентлыгында эшләгән. Алар үз вазифаларына 14 июль керешә.

РБК медиа һолдингын моңа кадәр җитәкләгән баш мөхаррир Роман Баданин, газета җитәкчесе Максим Солюс һәм мөхаррир Елизавета Осетинская 13 май эштән алынды. Алар артыннан тагын берничә кеше эштән китте. Осетинская эштән алынуны "Панама архивлары" турындагы мәкалә, анда президент Владимир Путинга якын булган офшор компанияләр турындагы мәгълүмат белән бәйле дип саный.

Хокук яклаучылар һәм медиа өлкәсендә хокук бозылулырны күзәтүче "Чикләрне танымаган журналистлар" оешмасы РБК җитәкчелегендәге үзгәрешләрне Русиядә бәйсез журналистиканы "авызлыклау" тырышлыгы дип бәяләде. Кремль моңа хакимиятләр катнашы булмавын белдерде.

XS
SM
MD
LG