Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдән Антальяга очышлар 9 июль башлана


Антальяда "Кремль" кунакханәсе
Антальяда "Кремль" кунакханәсе

9 июль Мәскәүдән Антальяга туры очышлар башлана. Русия президенты Төркиягә ялга барырга рөхсәт итте.

"Аэрофлот" төркеменә кергән "Россия" һава юллары ширкәте Төркиянең Урта диңгез буендагы Анталья шәһәренә даими туры очышлар башлый. Беренче очкыч 9 июль Мәскәүдән китәчәк. Шулай ук Петербурдан Анталья һәм Даламан халыкара һава мәйданына очышлар башлана. Якын арада чартер очышларны Екатеринбур, Дондагы Ростов һәм Екатеринбурдан башлау планлаштырыла. Казан белән Уфа һава аланнары әлегә бу хәбәрне расламады.

Төркия белән эшләүче иң зур туроператорларның берсе булган "Библио-Глобус" ширкәте чартер очышлар оештырачагын белдерде. Очышларны башлар өчен Росавиация рөхсәте кирәк.

2015 елның ноябрендә Төркия Русия очкычын бәреп төшергәннән соң Мәскәү Анкара белән бөтен мөнәсәбәтләрне өзде, Русиядә Төркиягә юлламалар сату тыелды. 29 июнь Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Русия президенты Владимир Путин телефоннан сөйләшкәндә туризмда һәм сәүдә-икътисад өлкәсендә хезмәттәшлекне торгызу турында килеште. Төркия янә русияләрнең иң яраткан ял урынына әйләнде.

XS
SM
MD
LG