Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:41

Икенче яртыеллыкта Башкортстан басмаларының тиражлары тагын да кимеде, форматлар да кысылды.

2016 елның икенче яртыеллыгына республика басмалары билләрен тагын да кысыбрак буып керә. Бар басмаларның да тиражы кимүе күзәтелә.

Акча экономияләү өчен төрле чаралар күрелә. Мәсәлән, узган елда республика татарларының “Кызыл таң” газетына “Тулпар” журналын кушкан иделәр. Шушы ук тәҗрибә белән башкорт телендә нәшер ителүче “Башкортстостан” газетына “Ватандаш” журналын, урыс телендәге “Республика Башкортостан” газетына “Истоки” газетын кушып куйдылар. Киләчәктә башкорт телендә нәшер ителүче балалар һәм үсмерләр журналларының да кушылу ихтималы бар.

Аерым районнарда шәһәр һәм район газетлары да кушылды. Киләчәктә күрше районнарның берләшкән газетын чыгару ихтималын да фаразлыйлар.

Газет-журналларның кәгазьдәге басма төре бетерелеп, электронга калу очраклары да бар. Сатира-юмор журналы “Һәнәк”нең урысча кушымтасы “Вилы” электронга калган иде. Инде килеп 2016 елның икенче яртысыннан урыс телендә нәшер ителүче “Молодежная газета”ны да кәгазьдә басуны туктатып, электрон басма итеп калдырдылар.

Республика татарларының төп рәсми гәзите “Кызыл таң” иң зур тираж җыйган елларында 110 меңнән арткан булса, узган ярыеллыкта ул 8 мең данә белән чыкты. Икенче яртыеллыкта тагын да ике меңгә кимеп, бүген 6 мең данә генә басыла. Газет заманында атнага биш тапкыр чыкса, бүген ул өчкә калган. Шулай да бу яртыеллыктан аның шимбә санының форматы үзгәреп, газет берничә сантиметрга таррак булып басыла башлады.

Мондый үзгәрешләр башкорт һәм урыс телендә нәшер ителүче газетларга дә кагыла. Кәгазь экономияләү һәм почта хезмәтләренә газет авырлыгын киметү 5 миллион сум акчаны экономияли.

“Өмет” татар яшьләре газетының тиражы заманында 42 меңгә җиткән булса, узган яртыеллыкта ул 18 мең данә белән басылды. Икенче яртыеллыкта тагын 3 меңгә кимеп, хәзер 15 мең данә басыла. Шулай булуга карамастан, ул республикадагы иң зур тиражлы газет булып кала. Әле күптән түгел генә атнасына өч тапкыр чыккан “Өмет” узган яртыеллыкта ике тапкыр басылса, бу яртыеллыкта бергә калды.

“Өмет”нең баш мөхәррире Рәдис Ногманов тираж җыю, кайбер яңарышлар һәм киләчәкккә фаразлары белән бүлешеп Азатлыкка шулай диде: “Өмет” газеты менә инде берничә ел республикада иң зур тиражлы басма булып кала. Быел да шактый гына – 15 мең тираж җыя алдык. Әлбәттә, тираж җыю елдан-ел авырлаша. Моның сәбәбе укучыларга бәйле. Безнең төп укучылар авыл җирендә яши. Аларның керемнәре дә азрак. Яшьләрнең, ягъни студентларның, мәктәп укучыларының да хәлен беләсез. Почта хезмәтендә бәяләрне күтәрү дә аяк чала. Бүген газетны тарату өчен аны чыгарудан күбрәк акча таләп ителә.

Тираж кимүгә рухиятның икенче урынга калып баруы да сәбәпче. Чөнки халык иң башта үзенең матди хәлен кайгырта. Яшьләр интернетка тартыла. Монда без үзебез дә гаепле, чөнки без аларны укымаска өйрәттек. “Өмет” шулар белән көрәшергә тырыша, беренче нәүбәттә яшьләребезне укыту өчен тырыша. Яхшы мисаллар бар. Мәктәп яшендәге укучыларыбыз да юк түгел, бар сыйныф белән язылган мәктәпләр дә бар. Тираж җыюның сере гади – без укучыга якын булырга тырышабыз. Аларга ни кирәклеген белеп эш итәбез, аларның зәвыгына туры килерлек басма чыгарырга тырышабыз.

Шулай да без үзебездән канәгать түгел, чөнки елдан-ел тираж кимүгә бара. Форматыбыз да үзгәрә. Элек атнага ике: сигез һәм уналты битле булып чыксак, хәзер атнага бер, җомга көннәрендә егерме дүрт битле булып чыгачакбыз. Әле шундый тәүге санны әзерләдек. Бу эчтәлекне дә үзгәртүгә китерә. Хәзер без оператив мәгълүматлар бирә алмыйбыз, күбрәк аналитикага басым ясарга туры киләчәк.

Кызыклы, мавыктыргыч итеп эшләргә тиешбез. Газет хәзер ярымжурнал рәвешендә булачак. Укучылар белән аралашып яшибез.“Моңнар кайтсын авылга” һәм “Татар табыны” дигән чараларыбызны даими үткәреп торабыз. Без алар аша укучыларның сулышын, тын алышын белеп торабыз. Интернет сәхифәбез дә үсештә. Ләкин халык кулына тотып укыган газеттан аерылмас дип ышанасы килә. Без виртуаль дөнья кешеләре түгел, без реаль дөнья балалары. Басма газетның киләчәге бар дип уйлыйм”, диде “Өмет”нең баш мөхәррире Рәдис Ногманов

Татар телендә чыгучы “Тулпар” журналы иң шәп чакларында 38 мең тираж белән чыкса, узган яртыеллыкта 2600 данә булды. Узган яртыеллыкта ике меңнән артык булган балалар журналы “Әллүки” да бик аз гына укучысын югалтып, абунәчеләре 2000 тирәсе калган.

Укучыларын иң аз югалткан татар басмасы – республикада нәшер ителгән бердәнбер бәйсез газет “Диләфрүз”. Ул беренче яртыеллыкта 18,4 мең данә чыкса, икенче яртыеллыкта 18 меңгә калган. Басманы оештыручы Галия Сәфәрҗанова сүзләренә караганда, тираж кимүгә җәйнең мәшәкатьле чор булуы нәтиҗәсендә халыкның игътибары җитеп бетмәү сәбәпче.

Галия Сәфәрҗанова

Галия Сәфәрҗанова

Сәфәрҗанова газетның тиражын саклау сәбәбен Азатлыкка шулай дип аңлатты: “Төп сәбәп – аның язылу хакы арзан булуга. Без биш ел элек оешканда нинди хак куйсак, шуннан арттырмадык диярлек. Бүген ярты елга язылу нибары 229 сум тора. Тираж саклауның икенче сәбәбе – эчтәлек. Без өстән кушылган язмалар бирүдән азат. Ходай күңелебезгә нәрсә язарга кушса, шуны язабыз. Халыкта күңелдән чыккан гына күңелгә барып җитә дигән гыйбарә бар бит. Бу нәкъ безгә туры килә”.

Татар басмалары мөхәррирләре узган атнада Казанда үткән медиафорум эшендә катнашып кайтканнар иде. Алар Татарстанның милли сәясәт һәм мәгълүмат сәясәте буенча стратегиясе булуга сокланып кайткан. Киләчәктә Башкортстанда да шундый стратегия булдырылуына өмет итәләр.

Татарстанда исә икенче яртыеллыкка язылу нәтиҗәләре бәйсез газетларның тиражы артуны, дәүләт карамагындагыларыныкының кимүен күрсәтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG