Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат ачлык тоткан Никита Белых сәламәтлеге начарлануын әйтә


Мәскәүдә мәхкәмә, 2016 елның 6 июле
Мәскәүдә мәхкәмә, 2016 елның 6 июле

29 июнь изоляторда ачлык игълан иткән Киров өлкәсе губернаторы Никита Белых сәламәтлеге начарайды, диде адвокат Ольга Михайлова.

Мәскәүдә изоляторда тотылган Киров өлкәсе губернаторы Никита Белых сәламәтлеге начарлануына карамастан, хатыны, балалары һәм энесе белән очрашканчы ачлыкны дәвам итәргә ниятли. Бу хакта аның адвокаты Ольга Михайлова "Интерфакс"ка хәбәр итте.

Икенче бер адвокат Вадим Прохоров Белых даруларын туктатуы сәбәпле авырып китте дип белдергән иде инде. Белых диабет белән авырый, изоляторда аның канда шикәрне тикшереп тору җиһазы һәм кирәкле дарулары юк.

Киров өлкәсе губернаторы Мәскәүдә 24 июнь кулга алынды. Тикшерүчеләр аны ул көнне 400 мең евро күләмендә ришвәт алуда гаепли. Мәхкәмә карары белән Белых ике айга сак астына алынды.

XS
SM
MD
LG