Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:46

Татар егетләре татар гаиләсе дип сайрый, ә үзләре урысларга өйләнә


Айгөл белән Аврамның никахлашуы

Айгөл белән Аврамның никахлашуы

Азатлыкта “Катнаш никахта татарлыкны саклап буламы?” дигән мәкалә чыкты. Аннан соң катнаш никахлардагы изелеп яшәгән ирләр, марҗага әйләнгән татар кызлары турында мисаллар белән язылган кайтаваз укырга туры килде. Катнаш никахта ике милләт тә бертигез була аламы? Бу сорауга мин була дип кистереп әйтә алам. Безнең гаиләбез нәкъ шундый.

Моннан берничә ел элек миңа чит милләт, дин кешесенә кияүгә чыгасың, уртак балаларыгыз булачак дисәләр, моңа ышанмыйча юләрлек дип көләр идем. Әмма алдан беркайчанда булмаячак дип өздереп әйтеп булмый икән шул. Язмыштыр, әмма бүген мин ирем белән Америкада яшим, икебез американ балалар тәрбиялибез.

Булачак ирем белән Казанда таныштык. Ул – АКШтан килеп урыс телен үзләштерүче студент. Аврам милләте белән яһүд. Минем Уфадан Казанга кышкы сессиягә килгән чор. Танышып, бераз аралашуга аның кайтып китәр вакыты җитте. “Кире киләм, эш таптым”, дип вәгъдәләсә дә, Казан вокзалында саубуллашканда кабат күрешүебезгә ышанмадым. Әмма ул кайтты.

Аврам татар телен ныклап өйрәнә башлады

Ел дәвамында гел чәчәкле-кәнфитле вакытлар гына түгел, давыл уйнаган, аерылышкан минутлар да булды. Әмма вакытында туктап, бәхәсне тынычлап хәл итә белдек. Китәр вакыты җиткән саен киләчәк турында сөйләшүләр ешайды. Балалар булса, ике телне дә белсеннәр иде дип ычкындырдым. Улым урыс телен Аврам белән өйрәнде, аңарчы ул татарча гына сөйләште. Әйткән сүзем күңелендә калган, аспирантурада укый башлагач, Аврам татар телен ныклап өйрәнә башлады, укытучылар тапты, укыды. Фәнни эшен дә Гаяз Исхакый белән Максим Горькийларның хат алышуларына багышлыйм диде, аңа грант отты.

Без өйләнештек. Туйны ике якта да уздырырга карар кылдык. Минем туган авылымда узган никах мәҗлесенә Аврамның әнисе, абыйлары килде. Башкорт авылын күреп кунак булдылар. Никахыбызда дога кылганда, кулларын күтәреп, битләрен сыпырып, яулык ябынып утырган марҗаларга авыл халкы да аһ итте. Ирем шәһәдәне дә әйтте, барлык дини йолаларны да үтәде. Никахны авылыбыздагы имам укыды.

Америка туен аларның йолаларын исәпкә алып, яһүдчә итеп уздырырга теләгән идек, әмма килеп чыкмады. Яһүд рухание безне никахлаштырудан баш тартты, чөнки аның өчен минем дә яһүд булуым кирәк. Барлык йолаларыннан бокал вату белән генә чикләндек. Җирле хөкемдар никахыбызны теркәп, таныклык тапшырды. Туй шаулап-гөрләп узды. Минем өчен бөтенләй чит мохиттә тормыш итү башланды. Улым да татар-башкорт мохитендә үскәч, АКШта аның өчен барысы да яңа, үзгә иде.

Кызыбызга азан әйтеп исем куштык

Уку елы башлангач, атнаның һәр шимбә иртәсендә улым Нурисламны Аврам төрек ислам мәктәбенә ияртеп алып барды, алып кайтты. Төрекләр уздырган бер дини бәйрәмне дә калдырмады. Төрки мохиттә үссен, диде Аврам.

Кызыбыз тугач, исем сайлап озак азапланмадык, икебез өчен дә Мириам-Мәрьям якын һәм мәгънәле исем. Кызыбызга азан әйтеп исем куштык. Аның паспортындагы икенче исеме Алтынай. Бу – минем теләк. Каршы килүче булмады. Кызыбыз тугач, Аврам мөселман гарәп фермерын табып, сарыкны корбан чалдырып кайтты. Корбан ашын уздыру мәшәкатьләрен үз өстенә алды.

Кызыбызга 4 яшь тула, әтисе белән инглизчә, минем белән башкортча сөйләшә. Кирәк вакытта минем сүзне әтисенә, әтисенекен миңа тәрҗемә итә. Телләрне бутамый, кемгә кайсы телдә сөйләргә кирәген белә. Аның өчен башкорт теле, чыннан да, ана теле. Бары тик ана теле генә, чөнки ул телдә безнең яшәгән җирдә сөйләшкән башка бер кеше дә юк.

Соңгы елда гына тагын ике башкорт кешесе белән аралаша башладык. Кызыбызга бу телдә сөйләшер кеше очравына бик сөенәм. Сүз уңаеннан, Нурислам да, Мәрьям дә миңа татарча “әни” дип эндәшә. Аврам белән бергә ел саен Лос-Анжелеста татар-башкортларны җыеп Сабантуе уздырабыз. Аны да ирем бик теләп, яратып башкара.

Лос Анжелеста узган татар-башкорт Сабан туе, 2016 ел

Лос Анжелеста узган татар-башкорт Сабан туе, 2016 ел

Боларны ник язам? Кияүгә чыкканда син урыска да, яһүдкә дә, татарга да түгел, ә кешегә чыгасың. Милләт белән түгел, кеше белән гаилә корасың. Ә кеше белән кеше һәрвакыт аралаша, аңлаша ала. Еш кына ирем бала белән татарча сөйләшергә рөхсәт итми дигәнне ишеткәнем бар. Андый сүз татар гаиләләреннән дә, башкортлардан да ычкынгалый. Бала тапканчы, гаилә корганчы шулар турында ник сөйләшмәскә, шулар турында ник ачыклык кертмәскә? Чуп-чуп үбешүдән генә тормый бит тормыш.

Минем бер якын туганымның кызы мәктәп яшеннән үк сыйныфташы белән дуслашып йөрде. Ул – урыс егете. Америкага китәсе елымда төялешеп авылга кайттылар, күрештек. Үзара сөйләшә башлагач, сеңлемә: “Урыска барма, сеңлем. Табутка салып күмәрләр бит үзеңне... Марҗага әйләнәсең бит?”, дидем дә телемне кыстым. Үзем дә башка милләт вәкиле белән никахлаштым бит. “Апай, син чынлап та шулай уйлыйсыңмы?” дигән сорауларына җавап бирә алмадым. Башка кешегә акыл өйрәтергә хакым юк дип дәшмәдем. Алар өйләнеште. Туйлары да бик матур үтте. Кызның әти-әнисе йортында матур гына яши дә башладылар. Беренче балалары тууга ук кодагый булган кеше йортка иконалар-тәреләр күтәреп килгән, барысын да элгән. Сабыйны алып кайтуга өстәлдәге ризыкларны да, сабыйны да үзенчә чукындырган, тәре аскан, дип сөйләде күргән кешеләр.

Йортыбызга урыс гадәтләрен кертмибез, дисәләр кызлары ирсез калыр идеме?

Бу очракта без әлеге урыс гаиләсен генә гаепләргә тиешме? Болар бит безнекеләрнең өнсез ризалыгы белән эшләнә. Үз йортыбызга урыс гадәтләрен кертмибез, дисәләр кызлары ирсез калыр идеме? Билгеле, кемдер урыска кияүгә чыкмасыннар диячәк. Әмма катнаш никахлар бар, берни эшләтә алмыйбыз. Без андый гаиләләрдә милләтне саклап калу турында сөйләшергә тиеш. Гаилә корырга теләгән ике гашыйк туачак балаларыбыз урыс кына түгел, яртылаш татар, я башкорт булсын, алар ике телне дә белсен, сөйләшсен, ике динне дә хөрмәтләсен, дип фикер йөртергә тиеш. Моңа ирешеп була бит. Бары тик өйләнешер алдыннан барысын да уртага салып сөйләшергә кирәк. Барысын да алдан хәл итеп кую мөһим.

“Башкорт башың белән американ иренә баргансың, телеңне, милләтеңне саткансың”, дип битәрләп язулар миңа еш килә. Аны татар-башкорт ирләре яза. Ярар, мин американда кияүдә, әмма балаларымның исемнәре Нурислам белән Мәрьям. Икесе дә башкортча да, татарча да сөйләшә. Ирем дә минем телне камил белә. Мине оятка калдырырга тырышучыларга: “Ә синең балаларыңның исемнәре ничек, туган телеңдә сөйләшәләрме? Хатының кем?” дигән сораулар яудырам, әмма җавап юк. Шелтәләвен, мине сүгүне дәвам итә. Яхшы беләм: үзенең хатыны марҗа.

Мөселман иренә башка милләт, дин кешесен хатынлыкка алырга рөхсәт ителә, ә мөселман хатыны башка дин кешесенә бара алмый. Менә шул кагыйдәне шигар итеп тотып, үзләрен хаклы саныйлар безнең милләттәш ирләр. Безнең егетләр татар-башкорт гаиләләрен корырга кирәк дип сайрый сайравын, әмма марҗа итәгенә ябыша. Татар-башкорт кызлары исә нәүмиз булып утырып кала.

Белмим ничек алайдыр ул, әмма кызлар урыска барса да, егетләр марҗага өйләнсә дә, барыбер урыс гаиләсе барлыкка килә.

Азатлыкта Римма Әбдрәшитова язмасындагы Хәлимә апа Искәндәрова сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Ул ир акыллы булмаса, баламны татар булып тәрбияли алмас идем, ди. Акыллы кешенең дөньяга карашы киң, хөр, ул динем, телем югала дип курыкмый, үзенекен бирәчәгенә, сеңдерәчәгенә ышана. Хәләл җефетенә, аның теленә, мәдәниятенә хөрмәт белән карый, балаларда да шул хөрмәтне үстерә, тәрбияли. Шуның өчен, татарга яки урыска түгел, акыллы кешегә кияүгә барырга, акыллы кешегә өйләнергә кирәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG