Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яровая кануннары"на каршы имза җыю башланды


Ирина Яровая
Ирина Яровая

"Российская общественная инициатива" сәхифәсендә Дума депутаты Ирина Яровая һәм Федерация шурасы әгъзасы Виктор Озеров әзерләгән “террорга каршы” кануннарны гамәлдән чыгару таләбе белән мөрәҗәгатькә имза җыю башланды.

Мөрәҗәгатьне әзерләүчеләр бу кануннар “бик зур чыгымнар таләп итә һәм күп кенә интернет ширкәтләренең бөлүенә һәм дәүләтнең алардан алган салым керемнәрен киметә ала” ди.

Җомга көнне үк анда инде 13 меңнән артык имза җыелган иде. Бу петициягә 100 мең кеше кушылган очракта, федераль хакимият аны рәсми рәвештә карарга тиеш булачак.

Русия президенты Владимир Путин “террорга каршы” каннуннар тупланмасын 7 июльдә имзалады. Анда “әләкләмәгән өчен” һәм киңкүләм чуалышларга “этәргән өчен" җинаять җаваплылыгы карала.

Моннан тыш телефон операторлары кешеләрнең барлык сөйләшүләрен һәм язышуларын яздырып һәм саклап барырга тиеш булачак.

Президент бу кануннарны имзалаганчыга кадәр үк кесә телефоны операторлары аны гамәлгә ашыру өчен берничә триллион сум кирәк булачагын әйтеп бәяләрнең 2-3 мәртәбә арту мөмкинлеге турында кисәткән иде.

Бүген Русия почтасы тикшерү җиһазлары сатып алу өчен 500 миллиард сум, аларны хезмәтләндереп тору өчен ел саен 100 миллиард сум кирәк булачагын белдерде.

Күптән түгел Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Яровая кануннарының дини эшчәнлекне чикли торганын каты тәнкыйтьләп чыккан иде.

XS
SM
MD
LG